Новости по-русски

Махсус операциядән ялга кайткан әтисен кызы үзе язган җырны җырлап каршылаган

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студенты, ТР Президенты стипендиаты-2019 Райна Сабирова махсус операциядән ялга кайткан әтисен үзе иҗат иткән җырны башкарып каршы алган. Видеоны «Мин Татарстаннан» телеграм-каналына куйганнар.  Җыр Татарстанның «Алга» һәм «Тимер» батальоннарына багышлана. 

Райна әлеге җырны иҗат итүнең идеясе әтисе Альфред Сабировныкы булуы турында сөйләгән иде. «Кызым, мин ерак булсам да, син бу җырны иҗат итә алачаксың. Бу җыр безнең өчен гимн булачак», – диде ул миңа. Бу сүзләрдән соң мин эшкә тотынырга булдым», – дип язган иде ул «ВКонтакте»дагы битендә.

  • Райна Сабирова «Тимер» һәм «Алга» батальоннарына багышлап җыр иҗат иткән

Читайте на 123ru.net