Новости по-русски

Сигез бала анасы Әминә Кәримова стерилизация буенча операциядән соң кабат балага узган

Сигез бала анасы Әминә Кәримова стерилизация буенча операциядән соң кабат балага узган

Владимир өлкәсе Селиванов районы Новлянка бистәсендә яшәүче 37 яшьлек Әминә Кәримова өлкә клиник хастаханәсен судка биргән. Ул ике ел элек стерилизация буенча операция узган булган… һәм балага узган, дип яза progorod33.ru сайты.

- Минем ирем белән 8 балам бар, – дип сөйләгән Әминә. – Мин һәрвакыт зур гаилә турында хыялландым. Минем балаларга 2 яшьтән 18 яшькә кадәр. Әмма сигез баладан соң, бүтән тапмыйм дип уйладым – сәламәтлек әйбәт түгел. Миңа «ике яклы хроник гиперпластик полисинусит» дигән диагноз куйдылар. Маңгай астында – борын куышлыгында сыеклык җыела, ел саен шуны алдырып торырга кирәк. Шуңа да мин стерилизация ясатырга булдым, чөнки абортка каршымын.

2021 елда бала тапканда ул стерилизация ясатуны сорап гариза яза. Кесаров кисүен ясаганда шушы операцияне дә ясарга тиеш булалар.

- Хастаханәдән чыкканда, бу операцияне дә ясадыгызмы дип сорадым, – ди Әминә. Табиб «балага узмаячаксыз», диде. 2023 ел башында борын куышлыгына операция ясатырга тикшеренергә киттем. Гинеколог карагач, 13 атналык авырым барын әйтте. Миңа шок булды.

Әминә әйтүенчә, ире дә шок хәлендә калган: тугызынчы баланы карарга ул әзер булмаган. Табиблар Әминәгә бала тапмаска кушканнар, чөнки операция балага зыян китерергә мөмкин. Хатын хәзер сайлау алдында калган.

- Хәзер мин я үземә зыян салып бала табарга тиеш, яки баланы үтерергә тиеш, – дигән Әминә. – Мин моңа әзер түгел. Шуңа да гинекологка исәпкә кердем. Мәскәүдә узарга тиешле операциядән баш тарттым. Хәзер сыеклык җыела, башым авырта. Хирург җирле наркоз белән сыеклыкны өлешчә чыгарам диде, әмма гомуми наркоз белән чын операция тыелган.

Хатын юристка барган һәм үзенә стерилизация буенча операция ясарга тиешле табибларны судка биргән. Ул компенсация итеп 5 миллион сум акча сорый.

Хатынның кулында стерлизация узу турында табиб белешмәсе дә, балага узу турында да белешмә бар.

  • Стерилизация – хирургик юл белән аналык торбаларын ябуны күз алдында тота. Стерилизациядән соң хатын-кыз бөтенләй бала таба алмаска тиеш.

Читайте на 123ru.net