Новости по-русски

Махсус операциядәге җырчы Таһир Асылгәрәй: «Ирекле тормышның тәмен хәзер кабаттан беләм»

Махсус операциядәге җырчы Таһир Асылгәрәй: «Ирекле тормышның тәмен хәзер кабаттан беләм»

Махсус операциягә үз теләге белән киткән җырчы Таһир Асылгәрәй вакыт-вакыт социаль челтәрләр аша хәбәр сала. Бу көннәрдә ул «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсенә берничә фотосын урнаштырган. Соңгы фотосы янына:

«Адашыпмы йөрде җаным? 

Ерактан кайтып киләм.

Ирекле сулышның тәмен

Хәзер мин яңадан беләм», – дип тә язып куйган. 

 

Фото: © https://vk.com/tahir_asyl_garey

Таһир Асылгәрәйнең иҗатын сөючеләр аның тизрәк әйләнеп кайтуын көтә. «Исән-сау әйләнеп кайтырга язсын», «Сине монда көтәбез. Бик яратабыз», «Имин генә йөрегез, фәрештәләр юлдаш булсын», – дип язалар. 

Җырчының хәрби киеменә «Россия кораллы көчләре» һәм «Танк гаскәрләре» дип язылган. Халык җырчының моңсу карашына һәм шактый талчыккан булуына да игътибар иткән. «Бер дә кәефе юк. Арган кыяфәтле. Күзләрендә әрнү… Дусларын югалту шулай тәэсир иткәндер… Сау-сәламәт килеш әйләнеп кайт», – дип язып калдырган алар. 

Таһир Асылгәрәй махсус операциягә узган ел сентябрь аенда киткән иде. 

  • Хәрби операциягә киткән җырчы Таһир Асылгәрәй турында хатыны: «Элемтәгә бик сирәк чыга»
  • «Таһир–Зөһрә», «Яшьлегем чишмәләре» җырлары авторы Таһир Асылгәрәй махсус операциягә китә

Читайте на 123ru.net