Новости по-русски

Зөфәр Хәйретдинов гаиләсендә тирән кайгы

Зөфәр Хәйретдинов гаиләсендә тирән кайгы

Татарстанның халык артисты, җырчы, композитор Зөфәр Хәйретдинов гаиләсендә ачы хәсрәт – аның бертуган абыйсы үлгән.

Билгеле булганча, Зөфәр әфәнде – күп балалы гаиләдә туып үскән кеше. Менә аның Афзал дигән абыйсы мәңгелеккә китеп барган. Бу турыда җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә язган.

«Иң яраткан абыем Афзал бүген китеп барды. Балачактан бирле миңа үрнәк булды. Аңа карап, баянда уйнарга, җырларга өйрәндем. Шулкадәр укымышлы, тәрбияле, аралашучан, эрудицияле кеше иде. Зур укытучы, мәктәп директоры, Африканың Мозамбик дәүләт университетында 2 ел укытты. Урының җәннәттә булсын, абыем! Син аңа лаек! Хуш!» – дигән композитор.

Артистның кайгысын уртаклашып, виртуаль дусларыннан җылы эчтәлекле бик күп комментарийлар килгән. Аларга без дә кушылабыз. Зөфәр әфәнде һәм аның якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Фото: Зөфәр Хәйретдиновның шәхси аккаунтыннан

Читайте на 123ru.net