Новости по-русски

Гүзәл Идрисова гаиләсендә шатлык: «Әти-әнием бездән дә ныграк куанды»

Гүзәл Идрисова гаиләсендә шатлык: «Әти-әнием бездән дә ныграк куанды»

Җырчы Гүзәл Идрисовага «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелгән. «Интертат» җырчының шатлыгын уртаклашты.

Язның беренче көне шундый куанычлы хәбәр белән башлануга мин чиксез шат. Бу – минем өчен бик зур дәрәҗә, көтеп алынган исем. Аңа лаек булырга һәрбер артист хыялланадыр. Чөнки ул сине үсендереп җибәрә, тагын да илһамаланып эшләргә көч бирә.

Әти-әнием бездән дә ныграк шатланды. Балаларның да куанычлары эчләренә сыймады. Бүген көне буе дуслар, сәхнәдәшләр шалтырата. Эстрадада «дуслык» дигән әйбер бик булмаса да, үземә карата начар ниятле кешеләр юк икәнне беләм, Аллаһка шөкер. Аннан мин конфликтларга керә торган кеше түгел. Сәхнәдәшләрнең бик күбесе котлады, рәхмәт яусын.

«Синең андый исемең юк идемени әле?» – дип аптырап сораучылар да, «Бу сиңа нәрсә бирә?» – дип кызыксынучылар да булды. Бу болай гына бирелә торган исем түгел, аңа лаек булу өчен никадәр көч куелуын һәм бу исемнең дәрәҗәсен артист халкы яхшы белә. 

 

Читайте на 123ru.net