Новости по-русски

Актаныш районында махсус операциядә вафат булган Тәбрик Галиев белән хушлаштылар

Актаныш районында махсус операциядә вафат булган Тәбрик Галиев белән хушлаштылар

Актаныш районы Әтәс авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган 37 яшьлек Тәрик Галиевны соңгы юлга озатканнар. Кайгылы хәбәрне гаиләсенә 27 февраль көнне хәбәр иткәннәр. 

Тәбрик Галиев февраль аенда каты яраланган һәм вафат булган. Бу хакта район администрациясенә сылтама белән «116.ru» сайты яза. 

Тәбрик Галиев 1985 елның 5 сентябрендә Актаныш районы Әтәс авылында туган. 2002 елда авыл урта мәктәбен тәмамлап, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. 2006-2008 елларда Владивостокта чик гаскәрләрендә хезмәт итә. Армиядән соң Чаллы заводында экспедитор булып эшкә урнаша.

2022 елның 12 октябрендә 6 айга хәрби хезмәт үтү турында контракт төзи. Контракт апрель аена кадәр булган.

Егетне соңгы юлга озатырга якыннары, район хакимияте, Әфган сугышы ветераннары һәм авылдашлары җыелган. 

Читайте на 123ru.net