Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина кызларының туган көненә җыр яздырган
Шушы көннәрдә Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллинаның кызлары Сылуга 1 яшь тулган. Шул уңайдан иҗади гаилә матур фотосессия ясаган, ә Сылуга рәхәтләнеп кул белән тортта буялырга да рөхсәт иткәннәр.
Фото: © Гөлсирин Абдуллинаның социаль челтәрдәге битеннән
«Язмышымның иң зур бүләге. Сулар һавам, яшәр көчем, иң зур бәхетем. Балам син.
Бүген тормышыбызның иң бәхетле көне, без әти-әни булган көн. Инде 1 ел узып та китте, җитешмичә дә калабыз кебек. Кызыма 1 яшь! Сине назлап, кадерләп, яратып үстерербез. Бәхетле, тыныч, матур балачак телим», – дип язган әни кеше.
«Бүген кызыбызның беренче туган көне. Иң бәхетле көн нәкъ 1 ел элек иде! Туган көнең белән, кызым! Без сине яратабыз!» – дип язган Сылуның әтисе.
Җырчыларның иҗатын һәм тормышын яратып күзәтүчеләр Сылуга күпсанлы котлаулар калдырган.
Иҗади гаилә, кызларына багышлап, «Кызыма» җырын яздырган.