Новости по-русски

Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова: «Син әни түгел димәгез»

Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова: «Син әни түгел димәгез»

Танылган шагыйрә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева социаль челтәрдәге сәхифәсендә Хатын-кызлар көне алдыннан хис-кичерешләре белән уртаклашты.

«Кадерлеләрем, 8 март - әниләр көне, ә син әни түгел, дип язмагыз миңа. Өч ел элек нәкъ шушы көннәрдә мин хастаханәдә яттым, Ришат белән икебезнең улыбыз гомере өчен көрәштем. Беркем дә мине аналык хокукыннан мәхрүм итә алмый. Килешәм, Салаватны үстерү насыйп булмады, әмма мин аның әнисе булудан туктамыйм. Төштә дә аны сирәк күрәм. Ул иң яхшысы, ул – фәрештә. Безне көтеп торучы фәрештә. Улымны югалтканнан соң, бик күп гамәлләр кылдым, күңелем кайтып еладым... Ә хәзер үземне өлешләп җыярга һәм яшәргә вакыт җитте. Мин булдырам! Ышанам! Иң яхшысы алда!» - дип язган Лилия.

«Күркәм сабырлык бирсен Аллаһ»;

«Һичшиксез сез – әни»;

«Хәерлесе белән, алга», – дип хуплаган шагыйрәне виртуаль дуслары.

«Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева: «Хыялларымны улым белән бергә күмдем…».

 

Читайте на 123ru.net