Агачтан мәчет сувенирлары ясаучы кул остасы: «Бисмилланы әйтмичә, эшкә тотынмыйм»
Илгиз абыйның капка төбенә килеп туктагач ук, агач тегермәнгә күз төште. Аңа карап кына да биредә сәләтле кеше торганына инанып була. Биек капка, ак кирпеч йорт, пластик тәрәзәләр. Өй каршында зур агач – җәен яфраклары белән бөтен йортны каплыйдыр бу.
Илгиз абый безне капка төбендә көтеп басып тора иде. Аягында – сучинкә, башында – бүрек. Иң мөһиме – көләч йөз һәм күтәренке кәеф. Менә ул чын авыл кешесе! Күрше абыйны күргән төсле булдым. Гомеремдә аны беренче күрсәм дә, йөзе таныш сыман иде.
Хуҗа, безне сәламләп, өенә чакырды. Ишегалдында симез тавыклар йөри, әтәч кычкыра.
Әйбәт ашатасыз, ахрысы. Малларыгыз да бармы?
Маллар асрамыйм, тавыклары да җиткән, – диде хуҗа.
Өйгә кердек, залга үттек. Диван кырыенда – эш өстәле һәм аның өстендә – зур мәчет макеты. Идәндә – пычкы чүпләре, инструментлар. Русча әйткәндә, «творческий беспорядок». Утырып сөйләшер өчен, ул безгә урындыклар алып чыгып бирде.
Ашарга әзерләп тормадым инде. Минем хатын юк, – диде ул.
Ә нишләп алай?
Башта ук әйтәм: мин зәңгәр түгел, нормаль ир-ат! Мин өйләнмәгән. Гаҗәп, әйеме?(көлә)
Чынлапмы? Гаҗәпләндем. Әллә гомер буе бер генә хатын-кызны яратып, җавапсыз мәхәббәт кичердегезме?
Андый әкиятләргә ышанмыйм инде мин!.. Дөньяга туры карарга кирәк. Теләсә кайсы яшьтә дә яратып була, яшьлектә генә түгел.
Әйдә, бу темадан читләшик. Мин шушы авылда туып үстем. Гаиләдә 3 бала идек. Апам һәм абыем бар. Апа Биектау районында кияүдә, абый икенче өйдә яши. Миңа 49 яшь. Агачтан төрле сувенирлар ясыйм. Мәчетләр, тегермәннәр, коелар, ат арбасы ясаган булды. Хәзер күбрәк мәчет ясау белән мәшгуль.
Ни өчен нәкъ менә мәчетләр?
Мин ел ярым, йөри алмыйча, өйдә яттым. Күңелем тынычлык сорады. Шуннан китте инде. Бу эшне башкарганда, күңелемә тынычлык табам. Мин мәктәп елларында ук сыннар ясый идем. Әмма аларны башка эшләмәскә булдым. Дин буенча ярамый икән ул. Шулай дип әйттеләр.
Мәчет ясау күп вакыт таләп итә. Кимендә ай ярым вакыт. Көненә 8әр, 12шәр сәгать утыра алам. Һәр эшнең үз авырлыклары инде.
Кайда укыдыгыз?
Норлатта 8 ел укыганнан соң, Буага сәнгать училищесына кердем. Аннары Биектау районында 1,5 ел армиядә хезмәт иттем. Армия нәрсә инде ул? «Айть-два» – һәм бетте.
Бушка вакыт уздыру, дисезме?
Юк. Армиягә бармаучылар бөтенесе дә бизнесменмы әллә? Армия мине мөстәкыйльлеккә өйрәтте. Ә аннан кайткач, шундый вакыт иде – 92нче еллар. Хезмәт хакын вакытында түләми торган чаклар. Шуңа күрә бөтен эшне дә эшләргә туры килде. Колхозда да, төзелеш эшләрендә дә.
Әти-әнием – гади авыл кешеләре. Мин генә шундый булганмын. Абый әйтмешли, «сәеррәк». Авыл җирендә торып, шушындый әйберләр белән шөгыльләнеп ятам. Терлек асрамыйм, сыер саумыйм, мал чалмыйм. Миңа терлек кирәкми дә. Нигә мин терлеккә су эчертеп йөрергә тиеш? Ә кешегә ярар өчен генә аларны асрыйсым килми. Миңа шушындый яшәү рәвешем ошый.
Илгиз абый, сезнең «ВКонтакте» социаль челтәрендә статуста «в активном поиске» дип язылган. Бу нәрсәне аңлата?
Ул статусны аптыратмасыннар дип куйдым. Язам да куям. «Шурум-бурум» шунда. Минем дә Интернетта кызык әйбер күрәсем килә.
Язучылар бармы соң?
Язалар.
Сөйләмисез инде алайса яшьлегегез турында?
Нәрсә сөйләргә була инде яшьлек турында? Чын дөресен әйтәм: яшьлегемә кире әйләнеп кайтмас идем. Миңа кирәкми. Чөнки бик теләсәң дә кайтып булмый. Мин реаль карашта. Беркемнең дә кайтканы юк әле. Алга карап яшәргә кирәк. Дөньяны мин ак белән карага гына бүлеп яшим. «Серый» булырга яратмыйм. Мин һәрвакыт үз сүземне җиткерәм.
Сувенирларны кая куясыз?
Минем белән элемтәгә чыгалар да, заказны кабул итәм. Алдан бу эшне күңел сораганга башкара идем, ә хәзер инде акча өчен эшлим. Башкача булдыра алмыйм, яшәр өчен акча кирәк.
Бәясе күпме тора?
Сезнең менә аена хезмәт хакыгыз күпме чыга? Каршы сорау сезгә. Әйтегез! Минем менә көненә 500 сум да чыкмый. Мин аны ай ярым эшлим. Шуннан чыгып исәпләгез. Әле аның материалына да кирәк. Кайсыдыр көнне, ашамыйча, 12 сәгать буе эшләргә туры килә. Өзлексез. Әгәр туктап торсаң, аннары адашасың, буталасың.
Агачтан кирпечкә охшатып ясадым берсен. Сувенирларны фәкать агачтан гына ясыйм. Ни өчен дигәндә, ул –тере материал. Агач сулый. Агач – ул чын. Аны кискәндә, тырнаганда, төрлесе төрле тавыш чыгара. Чыршы, юкә, нарат бар монда. Бамбукны бик сирәк очракта гына кулланам.
Исе бармы?
Сезгә генә тәмле иследер ул. Миңа солярка исе генә килә инде (көлә).
Мәчетнең ае да агачтанмы?
Тиен акчаны шомартып кердем күптән түгел. Анысы тиен.
Әле ул буялмаган. Аны буяу өчен 4 көн кирәк. Аннары ул буяу сеңергә тиеш. Материалны өстәл өстендә калдырсам, ул көянтәләнә, бөгелә.
Агачларны төзелештәге эшемнән алып кайтам. Ул ташлыйсы материалны, әрәм булганчы, эшкәртәм. Анардан чын әйбер ясап була. Агач – бик күңелле әйбер. Мин коелар, тирмәннәр дә ясыйм. Бервакыт әле миңа, кое өстенә ай куярга ярамый, дип әйттеләр. Минем бу башыма сыймый. Ничек инде ярамый?
Яратмыйм кешеләрнең «серый» булып маташканнарын. Мин үзем мөселман булсам да, дини кеше түгел. Ягъни көн дә намаз укымыйм. Менә син аягыңны почмакка бәргәч нәрсә дисең? Әйтмәсәң дә нәрсә әйткәнеңне беләм! «Бисмилла»ны соңыннан гына әйтергә мөмкинсез. Ә беренче сүз ул түгел. Эчеңдә әшәкелек булса, 100 намазда булсаң да, мәгънәсе булмый. Ә мәчет ясау миңа ошый һәм шуның белән – шул.
Мәктәптә укыганда мәчет рәсемен ясаган идем. Ошатмадылар. Аннары 90нчы елларда дин кабат күтәрелде. Минәйтәм, теге вакыт кайда булдылар икән?
Ул вакытта мәчет ясадым – мин начар, хәзер ясыйм – мин мактаулы. Ник алай соң ул? Гаҗәпләнәм. Урамга чыгып басып 2 сүз акырсам, миңа сәерсенеп караячаклар. Ә мәсәлән дус егет килә дә, без бергә акырабыз. Аннары өченчесе килә – өчәү акырабыз. Безгә карап торган кеше үзе сәергә әйләнә. Без дөрес эшләмәсәк тә, хаклы булып чыгабыз. Чөнки без күбәү!
Үзегезне дини кеше түгел дисез, ә түбәтәйне нигә кидегез?
Татар кәләпүше ул. Бер нәрсә дә фанатизм белән булырга тиеш түгел. Мин үзем дини түгел, әмма һәр элементны «бисмилла» дип куям. Кул юмыйча, мәчет ясауга тотынмыйм. Мин уенчык түгел, ә мәчет ясаганымны аңлыйм. Аннары аны күңелемнән өзеп, кешегә тапшырам.
«ВКонтакте» битегездә мәчет сувенирлары фотолары күп, ә өйдә берәү генә. Бөтенесен дә урнаштырып бетердегезме?
Бер мәчет сатылмады әле. Ул Осиновада. Калганнары урнаштырылган. Минем башка керемем юк бит. Төзелеш эше артык акча китерми. Кыш көне өйдә яттым. Мин моны сатып җибәрмәсәм, миңа кем китереп бирә акча? Минем умыртка баганасында бүсерләр. Күпме вакыт өйдә яттым. Ә бит әле ашарга-эчәргә кирәк. Утка-газга түләргә кирәк.
«ВКонтакте» челтәрен малайлар ясап бирде. Нәрсә генә юк анда! Кешенең бер фотосы астына меңләгән комментарий язалар. Берсе тәнкыйтьли, берсе мактый. Ә кешене алар нинди хәлдә икәнен күзалламый да. Бәлки, ул инвалидтыр, авырудыр. «Виноват!» та «виноват!» инде. Халыкка иярмим һәм иярмәячәкмен дә. Бу – зур сүзләр, әлбәттә. Әмма бу яшьтә үз фикерем булырга тиештер.
Ничек бар – шулай яшәргә кирәк. Хәзер мин эчке киемнән мәчет күтәреп төшсәм, муеннан лайк һәм комментарий җыелачак. Ул күбек сыман күперә дә, ахыр чиктә, барыбер шартлаячак.
Фото: © Илгиз Гыйниятуллиның шәхси архивыннан алынды
Фото: © Илгиз Гыйниятуллинның шәхси архивыннан алынды
Ил вазгыятенә карата нәрсә уйлыйсыз?
Синең бабаң бармы? Аны күргәнең булдымы?
Әйе.
Минем – юк. Мин бабайны нәрсә икәнен белмим. Әти: «Мин әтине нәрсә икәнен белмим», – дип әйтә иде. Аның әтисе сугыштан кайтмаган. Тагын шул кирәкме безгә? Ятимлек кирәкме? Сугышлар булмасын. Алла сакласын. Кешегә нәрсә җитми торгандыр. Бер зур кеше белән сөйләшергә туры килгән иде. «Бер миллионымны саклап калыр өчен, тагын бер миллион кирәк булды», – диде. Акча беркайчан да җитмәячәк.
Минем өйгә йозак та элгән юк. Курыкмыйм. Безгә иң мөһиме – эш булсын. Байлар никадәр күбрәк булса, алар шуның кадәр күбрәк эшләтә. Күрше машина алса да, мин шатланам. Кирәк чакта ул утырта бит. Позитив карарга кирәк дөньяга. Безнең кебек кешеләр булганда, сезнең дә эшегез бара, сеңлем.
Алга таба нинди максатларыгыз бар?
Күбрәк авыл мәчетләрен ясыйсы иде. Тиздән авыл Сабантуена чыгасым бар. Өлгереп булырмы икән? Хәзер Сабантуйга күп калмады. Буаныкына чыккалыйм. Алдан Казанга да бара идем. Бөтен эш берьюлы өелә яз көне. Төзелеш, бакча эшләре башлана. Икәү булсаң, өлгереп булыр иде… янәшәмдә кеше юк.
Минем тынычлык булса, әллә нәрсәләр ясар идем. Минем күңелдә кеше авып китәрлек әйберләр ясарга теләгем бар. Әмма 1 айда түгел, ә 1 ел эчендә. Стабиль керем булмагач, тынычлык була алмый ул.
Абыйның балаларын мәчет ясарга өйрәттем. Малайлар өйрәтергә үзләре сорады. Миңа түгәрәк ачарга да тәкъдим итеп карадылар. Анда рәсмилек, кәгазь тутыру, документлар белән йөрү кирәк. Миндә укытучы белеме юк. Катырак әйтеп ташларга да мөмкинмен. Аннары: «Ник җыйдым инде ул малайларны?» – дип эчем поша.
Бакчада нәрсәләр үстерәсез? Бәрәңге утыртасызмы?
Кешедән яхшы түгел, дип утыртам. Теге елны 50 капчык бәрәңге алдым. Әйтерсең, мин шуның кадәр бәрәңге ашыйм инде! Төяп җибәрәм аларны туганнарга. Бакча булган килеш, әйбер утыртмау – күңелне тырный. Үзем ашамыйм да инде. 4 түтәл кишер утырттым. Миң кирәкме ул? Суган да 4 түтәл утырттым.
Видеода Илгиз абый мәчет ясау эшен дәвам итә. Клей белән кечкенә детальләрен ябыштыра, агачны шомарта.