Новости по-русски

Әбисе белән анасы өйдә дәвалап маташкан бала һәлак булган

Әбисе белән анасы өйдә дәвалап маташкан бала һәлак булган

Красноярск краеның Ачинск шәһәрендә кайнар суга пешкән баланы өйдә дәвалап маташканнар. Сабый вафат булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Әбисе белән анасы өйдә дәвалап маташканнан соң 4 яшьлек бала үлеме турында җинаять эше ачылган.

Россия Тикшерү комитетының Красноярск буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, 1 мартта малай әбисендә була, ул өстенә кайнар сулы чәйнекне төшерә. Баланың якыннары табибларга мөрәҗәгать итми. 4 көн дәвамында баланы өйдә дәвалыйлар. 6 март иртәсендә ул үлә.

«Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе белешмәсе буенча, бу гаиләдә 1 яшь тә 9 айлык, 5 һәм 11 яшьлек тагын 3 бала тәрбияләнә. Якын арада аларны гаиләдән алып, медицина оешмасына урнаштырачаклар.

Гаилә бер хисапта да тормый, уңай яктан гына сыйфатлана, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net