Баласын һәм сөйгәнен югалткан ир: «Хатынымның гаепсезлеген исбатлар өчен генә яшим!»
Юл һәлакәтендә үлгән 36 яшьлек Надежда Постнова һәм 6, 10, 11 һәм 13 яшьлек дүрт бала факты буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта stolica-s.su сайты яза.
19 февраль көнне Саранск – Сурское – Ульян федераль трассасының 31нче чакрымында Чамзин районының Лыковщина һәм Большие Ремезенки авыллары арасындагы борылышта «Лада-Ларгус» һәм ярымприцеплы «Мерседес-Актрос» бәрелешә. Хокук саклау органнары хәзер бәрелешнең сәбәпләрен ачыклый. Постнованың сөйгән яры Степан Юртайкин, һәлакәттә нәкъ менә хатынны гаепләрләр, дип борчыла. Трасса начар хәлдә, шуңа анда үлемгә китерә торган һәлакәт очраклары еш була, дип исәпли ул. Бу хакта тәфсилләбрәк – Алена Нестерова һәм Денис Тюркин язмасы.
Социаль челтәрләргә әлеге авария шаһиты булган кешенең машинасыннан төшерелгән видео таралды. Ул таудан Лыковщина авылына таба барып ята. Алдыннан шул ук юнәлештә «Лада-Ларгус» һәм тагын бер машина, ихтимал, «Хендай-Верна» автомобиле җилдерә. Кояш нурларын мул сибә, күз күреме чип-чиста, асфальт коп-коры. «Узарга ярамый торган зона тәмам» билгесе күренүгә, «Ларгус» каршы як полосага чыга. Алда еракта «Мерседес-Актро» фурасы күренә, ул әле ерак, шуңа күрә маневр куркыныч түгел. «Ларгус» «Верна»ны уза һәм чокыр-чакырлы юлда ике дистә метр үтеп, үз полосасына кайта. Һәм кинәт кабат каршы як полосага, ыжгырып килгән автофура каршына килеп чыга. Бәрелеш! «Ларгус» кисәкләргә өзелә. Фура (аның аварияне булдырмый калу мөмкинлеге булмый) юл читендәге саклагыч металл конструкциягә килеп бәрелә, инерция белән тагын 30 метрлап барып, шунда терәлеп туктап кала. Бәрелешүгә, «Ларгус»ка ут каба һәм ул тулысынча янып бетә. Ут йөк ташучы автомобильгә дә сикерә, ә анда сыра өчен буш алюмин банкалар төялгән. Трассада хәрәкәтне ябалар. Зур-зур бөкеләр хасил була. Машиналар Большеберезниковский районы аша урау юлга кузгалалар.
Яшәү һәм үлем
«Ларгус» руле артында Мордовиягә булачак ире Степан Юртайкинны күрергә дип килгән Надежда Постнова була. Машинада әниләре белән 11 яшьлек кызы, 6 һәм 13 яшьлек ике улы була. Нәни пассажирларның тагын берсе – Степан Юртайкинның 10 яшьлек улы. Надежда малайны әбисе белән бабасыннан кереп ала…
Надежда белән Сергей ел чамасы элек танышалар. Ике арада шундук хисләр кабына. Надежда – чибәр, уңган-булган. Балаларына әйбәт әни, үз бизнесын алып барырга да өлгерә – шарлар белән бәйрәмнәр бизи. «Без бу хисләрнең мәхәббәт икәнен шундук аңладык. Надя – бар яктан килгән тормыш иптәше, – дип сөйли Степан. – Акыллы, сизгер, шәфкатьле. Аның 3 баласы булуына бер дә исем китмәде. Без бик тиз дуслаштык. Балалар мине «әти» дип йөртә башлаган иде инде. Минем улым да алар белән дуслашты. Надя аны үзләренә еш кына кунакка ала иде...»
Берничә айдан алар никахларын рәсмиләштерергә ниятлиләр. 23 март көнне өйләнешергә тиеш булалар, тантана өчен матур дата булсын, дип сайлыйлар. Кафега заказ бирәләр. Надежда туй күлмәге сайлый. «Фаҗига булган көнне без бриллиант таш белән бизәлгән туй балдаклары алдык, – ди Юртайкин. – Туебызны балалар да көтте. Бер зур гаилә булып яшәргә, уртак бәби алып кайтырга теләгән идек. Планнар күп иде. Фатир караштыра башлаган идек. Өй салыр өчен җир сатып алырга җыенган идек...»
Үзенең эше аркасында Степан күпмедер вакытка Чамзин районының Комсомольск бистәсенә күчеп китәргә мәҗбүр була. Надежда, балалары белән, аның янына килеп йөри. Бу юлы да шулай була. Яшь ханым торт алып килә. Бергәләп чәй эчкәч, ир эшкә китә. Надежда балалар белән Саранскига юл тота, аларга шәһәрне күрсәтергә тели. «Менә аның безнең гаилә чатына шул көнне куйган соңгы фотосы, — дип күрсәтә ир-ат. – Күрәсезме, безнең 4 бала бергәләп урамда уйныйлар. Шуннан соң Надя элемтәгә чыгудан туктады».
Нидер булганын күңеле сизеп, эш машинасында Юртайкин сөйгәненә каршы юл тота. Лыковщинага җитәрәк, машиналардан хасил булган зур бөкене күрә. «Алсу шарлар белән Ларгус юл һәлакәтенә очраган дип әйттеләр, – дип дәвам итә Степан. – Мин җиргә аудым гына... Машинага утыртып, мин шул урынга алып киттеләр. Машинасындагы дәүләт номерын күргәнчегә кадәр ышанмадым әле...»
Кайгысыннан тилерер чиккә җиткән ир-ат кадерле кешеләренең мәетләрен үзе җыя. Алар ике пакетка сыеп бетә. Надежданы да, балаларын да таный – берсен зәңгәр кроссовкилары буенча, икенчесен – киеменең исән калган өлешеннән.
Аннан җанөшеткеч хушлашу көне... «Барысын да ябык табутта җирләдек. Надя миндә Комсомольскида яраткан пәлтәсен калдырган иде – шуның белән куйдык. Туганнар әйберләр тапшырды. Сөйгәнемне үзем киендердем. Балаларны да. Алар өчен соңгы тапкыр нинди дә булса яхшылык эшлисем килде. Мәрхүмнәрне соңгы юлга әтием хезмәт куйган Засвияжский янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре белән бергә озаттык. Балалар анда еш булалар иде. Надя һәм балаларны сиреналар белән озатырга сорадым. Каршы килмәделәр. Бөтен офицерлар составы чыкты. Мин һаман да Надяның әйберләре белән йоклыйм. Җаныма алар җитми...»
Үлем «трамплины»
Шаһитлар сүзе буенча, юл һәлакәтеннән соң 1 сәгать үтүгә, юл эшчеләре бу участоктагы чокыр-чакырларны ямаганнар.
«Минемчә, мөгаен монда «трамплин» гаепледер, – дип, үз версиясе белән уртаклаша Степан Юртайкин. – Бу урында бөтен машиналар да «сикерә». Надя узып киткән иномарка, мөгаен, маневрны тәмамларга мөмкинлек бирмәгәндер. Ул бит видеода ачык күренә. Кайчакта машина йөртүчеләр руль артында хатын-кыз утырганын күрсәләр, ачулары кабара. Алардан юньле нәрсә чыкмый, дип уйлыйлар. Шуңа игътибарсыз кыланалар...»
«Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, саксызлык аркасында ике яки күбрәк кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. «Юл һәлакәтенең җәмәгатьчелектә киң яңгыраш алуын һәм балалар үлемен искә алып, безнең ведомство прокуратура алдына тикшерү өчен эшне полициядән Чамзин районара тикшерү бүлегенә тапшыру тәкъдимен кертте», – дип хәбәр иттеләр Мордовия Республикасы Тикшерү комитетында.
«Юл һәлакәтенең сәбәпләрен хокук саклау органнары тикшереп бетерергә тиеш, – дип белдерде «Мәскәү – Түбән Новгород юллар идарәсе» учреждениесе вәкиле. – Бу участокны «Мордавтодор» подряд оешмасы карый. Дәүләт контракты шартлары буенча, ул юлларның норматив хәлен тәэмин итәргә һәм хәрәкәт куркынычсызлыгына тәэсир итәрдәй җитешсезлекләрне бетерүдә оператив чаралар күрергә тиеш. «Мордавтодор» мәгълүматлары буенча, бу хәл килеп чыккан вакытта машиналар йөри торган җир коры була. Явым-төшем юк. Күз күреме яхшы. Анда «Юл тигез түгел» дигән һәм «Тәкъдим ителгән тизлек – 70 км/сәг» дигән билгеләр урнаштырылган. Безнең оешма подряд оешмасының дәүләт контракты нигезләмәсен тиешенчә үтәлеше ягыннан тикшерә. 2023-2025 еллар эш планына Саранск – Сурское – Ульян трассасының кайбер өлешләрендә этаплап ремонт үткәрү каралган. Болар: 8-14 км аралыгы,14-21 км, 21-38 км аралыгы. Шулай ук, 38-47 км аралыгында өске катламны алыштыру планлаштырыла».
Мордовиядә трассаның бу өлеше авария хәлендәге юл санала. Соңгы елларда югары трафик проблемасына кайбер участокларның нормативларга туры килмәве өстәлгән: аларда юл катламы басылып, күпсанлы сикәлтәләр барлыкка килгән. 2019 елда «Мәскәү – Түбән Новгород юллар идарәсе» учреждениесенең ул вакыттагы башлыгы Алексей Борисов «Столицы С»ның әлеге проблеманы хәл итү турындагы соравына түбәндәге җавапны биргән иде: «Без 2023 елдан Р178 трассасын 4 полосалы итеп киңәйтергә планлаштырабыз. Трафик үсә. Димәк, аны норматив хәлгә китерү зарурлыгы туа... Машиналарның маңгайга маңгай бәрелешү проблемасын хәл итү өчен, әлбәттә, аларның агымын аерырга кирәк. Тулысынча. Тагын 2 полоса һәм тагын 2не – юл аеру билгесе белән һәм бетон, металл техник чаралар урнаштырып. Бу эшне без 2023 елда башлаячакбыз. Хәзер аварияләр белән көрәшү өчен, эксплуатация кысаларында беренче чираттагы чараларны күрәчәкбез. Урап узу зоналарын билгелибез, кирәк урыннарга фото-видеофиксация урнаштырабыз, авария куркынычы булган урыннарны күрсәтеп, машина йөртүчеләрне кисәтәбез».
Юлларның иңү, басылу проблемасы булган 2 участок турында Борисов: «2020 елда бу проблеманы хәл итәбез», – дигән иде. Әмма, вакыт үткән, ә юлларның тигезсезлеге һәм машиналарның күплеге буенча бер эш тә эшләнмәгән.
21 февраль көнне Р178 трассасының 26-31 км аралыгында – бу нәкъ менә юл фаҗигасендә 5 кешенең гомере өзелгән урын – подрядчик чокырларны һәм ярыкларны ямап чыккан.
Кайбер шаһитлар, юллардагы тигезсезлекне дренаж торба барлыкка китерә, юл катлавы бозыла, дип фаразлый. Нәтиҗәдә, алда искә алынган «трамплин» барлыкка килә. Ләкин бу версия дә тикшерү органнары һәм экспертларның тикшерүен таләп итә.
Әлеге фаҗигале хәлләрдән соң, Степан Юртайкинга көн саен диярлек «ашыгыч ярдәм» чакырталар. Саулыгы нык какшаган. Әмма ул сөйгәненең гаепсезлеген исбатларга җыена. «Барын да Надяга әйләндереп калдыру – иң җиңеле, ләкин ул балаларны беркайчан да куркыныч астына куймас иде, – ди Степан. – Беләсезме, ул бик тә минем фамилиямне йөртергә теләгән иде. Барып чыкмады. Хәзер мин аның исеменә тап төшерми саклар өчен генә яшим!..»