Новости по-русски

Җырчы Чәчкә икенче бәбиен көтә!

Җырчы Чәчкә тиздән икенче тапкыр әни булачак. Куанычлы хәбәрен ул социаль челтәрләрдә дусларына сөйләгән.

«Минем бер серем бар! Бүген, дусларым, мин аны сезгә ачарга булдым. Аңлатып тору кирәк түгелдер дип уйлыйм», - дип язган ул.  Чәчкә видеода арты белән борылган килеш биеп тора да, камерага таба борыла. Кадрларда Чәчкәнең шактый зур срокта авырлы булуы күренә.

«Котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, тизрәк тернәкләнү теләп калам», «Нинди матур вә сөенечле сер. Күзләр генә тимәсен», «Менә сюрприз бу ичмасам», - дип шатланган Чәчкә өчен башка дуслары да.

Җырчы тормыш иптәше Ирек белән Весна исемле кыз үстерә.

  • Чәчкә бәби көтәме?

  • Кияүгә чыкканчы, Чәчкә иренә ике ел буе «улым» дип йөргән

Читайте на 123ru.net