Новости по-русски

Башкортстанда фаҗига: әтисе белән кызының мәетен таптылар, әнисенең гәүдәсен эзлиләр

Башкортстанда коточкыч янгында өч кеше һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән хәбәр итте.

9 мартта иртә белән Юлдаш авылында агач йортта янгын чыга. Бу вакытта өйдә өлкән яшьтәге ир белән хатын, аларның улы һәм кызы була.

Янгынны сүндергән чакта 87 яшьлек ир-ат, аның 57 яшьлек кызының мәетен табалар. 55 яшьлек улы өйдән чыгарга өлгерә, ул ярдәм чакыра. 81 яшьлек әниләренең гәүдәсен эзлиләр. 

«Фаҗига урынын тикшерү бара, аннары суд экспертизалары билгеләнәчәк. Шаһитларны сораштыралар. Фаҗига сәбәпләре ачыклана.

Якынча белешмә буенча, янгын ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан булырга мөмкин», – дигәннәр ведомствода.

Читайте на 123ru.net