Новости по-русски

Башкортстанда «Ауди» машинасы белән дүрт кызны таптап үтерүчегә хөкем карарын үзгәрттеләр

Башкортстанда «Ауди» машинасы белән дүрт кызны таптап үтерүчегә хөкем карарын үзгәрттеләр

Башкортстан Югары суды 10 мартта Марс Гузаяровка карата хөкем карары чыгарды. Ул «Ауди» машинасы белән дүрт яшь кызны таптаган һәм кызлар һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Хөкем ителүче ир-ат Бакалы авылында 2022 елның 18 июлендә 04.40 сәг тирәсендә «Ауди А5» машинасы белән исерек килеш идарә итә. Ул тизлеген арттыра, каршы як полосага, аннары юлы кырыена чыга. Шулай итеп ул дүрт яшь кызны таптый, аларның берсе балигъ булмаган яшьтә. Имгәнгән кызлар урында ук үлә.

 

Фото: © Башкортстан буенча ЮХИДИ

Суд Марс Гузаяровны 11 елга ирегеннән мәхрүм итте, ул бу вакытны гомуми режимлы колониядә булачак. Мораль компенсация буенча беренче инстанция суды карары үз көчендә кала. Суда карары законлы көченә кермәгән әле.

Моңа кадәр суд Марс Гузаяровны 13 елга ирегеннән мәхрүм итү, зыян күрүчеләрнең һәрберсенә 1 млн сум мораль компенсация түләттерү турында карар чыгарган иде.

«Башинформ» белешмәсе буенча, Гузаяровның адвокаты гомуми режимлы колонияне колония-поселениегә үзгәртүне, мораль компенсацияне киметүне сораган булган. Яклау ягы фикеренчә, хөкем карары бик катгый, суд Гузаяровның тикшерү белән хезмәттәшлек итүен, гаебен тануын исәпкә алмаган. Мораль компенсация суммасын да артык зур дип саныйлар.

Мәрхүмә кызларның туганнары исә бу кешене гомерлеккә иректән мәхрүм итү дә аз дип саный.

Моңа кадәр гаепләнүче судта соңгы сүзен әйтте. Ул гаебен тулысынча тануын, үкенүен сөйли. Мәрхүмә кызлар төнлә төшенә керүен дә әйтә. Адвокат аның СИЗОда үз-үзенә кул салырга маташуын да сөйли.

  • Бакалы авылында дүрт кызны бәрдереп үтергән егеткә хөкем карары чыгардылар 
  • «Табутларны бутап кайтарганнар» - Бакалыда исерек шофер бәрдергән кызларны җирләделәр 
  • «Ауди» берьюлы дүрт кызны таптап үтерде». Мәрхүмә кыз әнисе егетнең ата-анасын гаепләми

Читайте на 123ru.net