Салават Миңнеханов улына исем сайлап куйган
![Салават Миңнеханов улына исем сайлап куйган](https://intertat.tatar/images/uploads/news/2023/3/12/a5f9840f4b04982ffced90a82e0c5b18.jpg)
Салават Миңнеханов белән Гүзәлем «Татарстан – Яңа гасыр» каналында кунак булган. Тапшыруны алып баручы Айваз Садыйров белән Әдилә Сәфәрова аларга тамашачылардан килгән сорауларны биргән.
«Мәдинә үсеп җитте инде, ә кайчан яңа герой барлыкка киләчәк?» – дигән сорауны укыды Айваз Садыйров.
«Аллаһтан сау-сәламәт балалар бирсен, картайган көндә безгә терәк булсыннар дип сорыйбыз инде. Аллаһтан гына тора», – дип җавап бирде Салават Миңнеханов.
«Мәдинәгә быел 4 яшь тулды инде. Без планлаштырабыз, Мәдинәгә иптәш алып кайтырга ният бар. Кичә әтисе яңа уенчык алган - коляска, анда ике малай. Шуларга исем куштылар», – дип сүзгә кушылды Гүзәлем.
«Берсе Ибраһим, икенчесе Габдулла. Шулар белән «Габдулла, Ибраһим дип төне буе уйнап» йоклыйбыз инде», – диде Салават.
«Габдулла белән Ибраһимны көтәбез инде», – диде Гүзәлем.
«Икесе дә берьюлы була ала бит. Аннары ИлСафның «берсе – ай, икенчесе – кояш» җырын җырлыйсыз инде», – дип Айваз Садыйров иҗади гаиләгә игезәк балалар теләде.
Видеоны караучыларның күпчелеге Ибраһим исемен ошаткан.