«Апуш»ның вә Гүзәл(лек)нең туган көне
«Апуш» балалар театр студиясе «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә үзенең 1 яшьлеген билгеләп үтте. Узган ел 9 март көнне шушы залда студиянең беренче дәресе үткән. Сайлап алу кастингы 27, 28 февральдә узган. Ә инде туган көннең 13 мартта булуы ул көнне залның бушу булуына бәйле дип аңлатты оештыручылар, 13е санлы көн булганга алмаганнар булса кирәк диделәр.
Иртәнге якта «Апуш» укытучылар «Татар-информ»га килеп матбугат конференциясе уздырды: журналистларны студиянең эчке дөньясы белән таныштырды.
Алия Фәйзрахманова: «Студия алдына балаларда татар теленә мәхәббәт тәрбияләү һәм татар телен популярлаштыру максаты куелды. Бер ел эчендә студия дүрт үзенчәлекле, мәгънәле спектакль чыгарды: «Апушның тылсымлы төшләре», «Зоопарк-әлифба», «Әбугалисина» һәм «Кечтүк». Балалар актерлык осталыгы, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте һәм вокал дәресләре ала. Һәр филиалда балаларны дүртәр остаз укыта. Һәр спектакль өчен яңа команда җыела. Һәр спектакльнең рәссамы, композиторы, тавыш режиссеры һәм башкалар бар. Бүгенге көндә өч студиядә сиксәннән артык бала шөгыльләнә. Кастинга 9 – 15 яшьлек балалар чакырылса да, студиягә 7-8 яшьлек сәләтле балалар да кабул ителә».
Сүз уңаеннан бер белдерү: Оештыручылар «Чулпан» мәдәният үзәге өчен өстәмә кастинг уздырырга җыена. Шушы бер ай эчендә ун бала сайлап алыначак. Әлегә аның вакыты билгеле түгел. «Чулпан» мәдәният үзәге мюзикл юнәлешендә эшли, шунлыктан баланың җырга сәләтенә аерым игътибар биреләчәк.
Зөлфия Вәлиева: «Казанда профессионаллар укыта торган театраль студияләр барлыкка килүгә шатланырга кирәк. Безнең студиягә бик сәләтле балалар килде – милләтебезнең алтын бөртекләре. Бөтенесе галәмәт сәләтле. Без кастингта студиягә 30 урынына 35 кеше җыйдык. Берсеннән берсе акыллы. Кайберләре татарча миннән яхшырак белә. Алар гаиләдә дөрес тәрбия алган балалар. Искиткеч эчке ирек бар аларда. «Апуш» студиясендә югары категорияле остазлар укыта. Бу балаларның шәхси үсешенә бай мөмкинчелекләр бирә.
Остазлар буларак, безнең алда зур җаваплы эшләр тора. Беренчесе – репертуар мәсьәләсе. Икенчедән, балаларны сәхнәгә чыгарыр алдыннан алар белән озаграк эшлисе иде. Театр белеменең нигезен бирәсе иде. Балаларны ашыгып чыгарып стресска салып имгәтүебез мөмкин дип борчылам.
Эшебезнең нәтиҗәсе – без милләткә татарча фикерли ала торган буын үстерәбез. Бу – иң мөһиме».
Алмаз Сабирҗанов: «Безнең «Апуш» студиясенең миссиясе – татар телен саклау. Өч төркемне берләштергәндә, сиксәннән артык бала. Сиксән төрле караш, сиксән төрле холык-фигыль, һәр бала үзе бер космос. Миңа калса, бу студияләрнең түләүсез булуы зур бонус. Моны кулдан ычкындырырга ярамый. Без укыганда мондый мөмкинчелекләр юк иде. Сәләтсез бала булмый, аны ача гына белергә кирәк. Моны профессионаллар гына эшли ала – үзең аңлаган әйберне генә балага җиткереп була. Монда балалар бик теләп килә, вакыт уздырып йөрми. Минем бу балаларга исемләп рәхмәт әйтәсем килә. Әти-әниләргә дә баш иясе генә кала. Бала бит әле мәктәптә укый, түгәрәкләргә йөри.
Алия Фәйзрахманова: «Апуш» студиясеннән кала һәр бала диярлек музыка мәктәбендә укый. Телевидениегә йөрүчеләре бар. Бер җиргә генә йөргән баланың «Мин өлгермим, тегеләй-болай» дип ниндидер сүзе табыла. Мин күзәттем: биюенә дә йөри, вокалына да йөри, мәктәбендә «биш»легә укый.
Иркә Мингалиева: «Моңарчы театр дөньясына аяк басармын дип уйламаган идем. «Апуш»ка эләккәч, театрга мәхәббәтем барлыкка килде. Бу студияне оештырган кешеләргә рәхмәтемне белдерәм. Бу балалар өчен зур бәхет».
Хыяллар/планнар
«Апуш» студиясе режиссер Айдар Җаббаров белән спектакль куярга хыяллана. «Айдар белән ноябрь аенда сөйләштек. Ул проектның сәнгать җитәкчесе булачак. Балалар белән без эшлибез, ул иҗади җитәкләячәк. Спектакльдә «Сәйдәш» һәм «Чулпан» мәдәният үзәгендәге ике студия катнашачак», диде Алия Фәйзрахманова.
«Айдар белән күптән эшләп карыйсы килә иде. Театрда вакытта өлгермәдек. «Туган телләр елы»нда бер проект уйлый башлаган идек, аның вакыты белән туры килмәде, ул башлангыч тормышка ашмый калды. «Апуш»ка килгәндә, ул – тулысы белән Алия Фәйзрахманова инициативасы, Алия инде сөйләшүләр башлаган», диде интервью биргәндә Гүзәл Сәгыйтова да.
«Апуш»ны оештыру буенча беренче очрашу вакытында Казанның һәр районында үз «Апуш»ы булса иде дигән сүз булды. Дөрес, әлегә филиаллар артачак дигән кистереп әйткән сүз булмады.
«Гүзәлнең туган көненә пешердек без ак калач...»
«Апуш» туган көненең икенче өлеше «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә башланды.
Кичәнең программасында – шаярулы диалоглар, җыр-бию, спектакльләрдән өзекләр, остазларны бүләкләүләр, тренинглар, бүләк уйнатулар, «Апуш» гимны...
- Әле кичә генә кебек!...
- Тик шушы вакыт эчендә инде ни генә булмады!
- Әйе! Дәресләр, очрашулар, кичәләр, премьералар....
- Премьералар алдыннан йокысыз төннәр...
- Музыка мәктәбендәге дәресләрне калдырулар....
- Мәктәпкә өй эшен эшләми барулар...
- Авырган килеш репетициягә килеп, башкаларга чир йоктырулар...
- Нинди чир?
- Театр чире инде!
- Әй, алар гына чепуха ул, мин менә Апуш хакына биюне дә ташладым әле... Тагын ташлар әйберләрем булса аларын да кызганмас идем! Чөнки биредә – Мин үземне иң бәхетле, иң кирәкле, иң талантлы кеше итеп тоям!
Спектакльләрдән өзек дигәндә, башта үткән сезон рпемьерасын - Равил Бухараевның «Апушның тылсымлы төшләре»ннән өзек карадык. Аннары - «Әбугалисина». Монда инде яңалык бар - төп рольне егет кеше уйнады. Ягъни, режиссер җәмәгатьчелек басымы астында «акыл җенескә карамый, безнең каһарманыбыз беренче чиратта акыллы кеше», дигән концепциядән баш тартып, тарихи хакыйкатькә нигезләнеп, Әбугалисина роленә малайны куйган. Премьерада Əбугалисинаны Мәдинә Галиәхмәтова уйнаган иде. Яңа вариантта төп герой Əбугалисинаны егет кеше - Җәмил Хәбибрахманов башкарды.
«Бу бит Казанны дер селкеткән спектакль. Кайбер дәүләт театрлары да көнләшерлек шау-шу куптарды. Чын югары сәнгать әсәре шулай каршылыклы фикерләр уятырга тиеш инде ул», – дип шәрехләде алып баручы.
Тагын бер спектакль – «Кечтүк». Авторы – Илгиз Зәйниев. Кечтүк ролендә – иң танылган татар балаларының берсе Ләйлә Таишева.
Туган көннең тагын бер күңелле мизгеле – тагын бер туган көн. «Апуш»ның туган көн тантанасы Гүзәл Сәгыйтованың туган көне белән бер көнгә туры килгән.
«...Яз җиргә гүзәллек иңдерде
Килүен ул шулай сиздерде...
Гүзәллек? Бигрәк матур сүз.
Юк, сүз генә түгел, ул – җиһан, хәрәкәт, дөньядагы иң зур көч.
Ул – бәхет, ул – канат, матур төш.
Гүзәллек!
Ул җанлы биләгән татлы хис.
Гүзәллек дөньяны коткара...
...Каян соң эзләргә ул көчне?
Каянмы? Һәркемнән.
Һәркемнән? Һәркемнән.
Һәркемдә гүзәллек үзенчә:
Синеке – синеңчә, минеке – минемчә.
...Мин беләм нәкъ шундый гүзәлне.
Нур чәчәдер аның күзләре...
Аңладым мин сезне аңладым
Сез әйткән гүзәлне таныдым.
...Без дә аны бик тә, бик тә яратабыз
Гүзәл апа диеп җан атабыз.
Гүзәл апа! Гүзәллек!
Гүзәл апа! Сез зур терәк безнең өчен.
Дөньяны гүзәллек коткарыр...
Туган көнегез белән, Гүзәл апа!»
Әлеге шигырьне юл-юл итеп «Апуш» балалары укыды. Биредә аның кайбер юллары гына бирелде.
«Менә хәзер Гүзәл Сәгыйтова махсус туган көнен шулай үткәрә диярләр инде. Балалар, рәхмәт. Әлбәттә, режиссер белән сценаристка эләгәчәк. Ләкин миңа бик рәхәт һәм бик дулкынландыргыч мизгелләр өчен зур рәхмәт», диде Гүзәл Сәгыйтова. Күзләре дә яшьләнгән иде бугай.
Әлеге сценарийның һәм шигырьнең авторы – Резеда Гобәева. Эләккәндер үзенә!
Мәгълүмат өчен: Кичә Кариев театрында «Идел» яшьләр журналы инициативасы белән «Калеб» яңа буын берләшмәсе катнашында «Исемсез кичә» узды. Гүзәл Сәгыйтова нигез салган «Калеб» катнашында. Әмма Гүзәл ханымга үзе үк нигез салган (Алия Фәйзрахманова идеясе белән, әлбәттә) икенче бер урында – «Апуш»та булырга туры килде.
Сәхнәгә чыгып Гүзәл Сәгыйтова, шулай ук, Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, «Апуш» остазларына дипломнар тапшырдылар.
Авторларны онытмагыз!
Бер сәгатьтән артык сиксәннән артык бала сәхнәне гөрләтеп торган кичә иде. Зал тулы ата-аналар һәм укытучылар балалардан күзен алмады. Хәер, алга таба игътибарга алынсын иде дигән теләк белән кайбер җитешсезлекләргә дә төртеп күрсәтмәкче булам. Балаларда авторларга карата хөрмәт тәрбиялисе иде. Гүзәл, Алия, Зөлфия, Сәлимә апаларын, Ильяс, Алмаз абыйларын һәм башка остазларын гына түгел, ә музыкалар, текстлар язган иҗатчыларны да хөрмәтләсен иде. Хөрмәтләү дигәндә, аларның исеменең дә сәхнәдән яңгыравын күздә тотам. «Әбугалисина» мюзиклыннан өзек уйналганда аның инсценировка авторы Айгөл Әхмәтгалиева, шигырьләр язган Гөлүсә Батталова, көй язган Зөлфәт Вәлиуллин исемнәрен яңгыратырга кирәк иде, мәсәлән. «Кечтүк»не Илгиз Зәйниев язуын әйтергә иде.
«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә куелган «Зоопарк-әлифба» әсәре минем китап буенча куелган иде. Инсценировкасын Хәбир Ибраһим язды. Кызыклы гына сәхнә әсәре килеп чыккан иде. Авторлар исеме яңгырамады шул», диде залда утырган балалар шагыйре Йолдыз Шәрапова.
«Апуш» студиясе үз эшчәнлеген дәвам итә. Быел уку елы азагында яңа спектакль чыгару күзалланмый. Әмма репертуарда булганнары тамашачыга күрсәтеләчәк.