Новости по-русски

Рамил Шәрәпов трассада авариягә юлыккан: «Әле ярый Ходай саклаган»

Рамил Шәрәпов трассада авариягә юлыккан: «Әле ярый Ходай саклаган»

Бүген, 16 март көнне, Буага концерт куярга барганда, Рамил Шәрәпов юл һәлакәтенә юлыккан. Казан – Буа трассасында йөк машинасыннан төшеп калган озын калай кисәге алар утырган машинаны тишеп кергән.

«Җәмәгать, Буага кайтып барганда, безнең машинага, карагыз, нәрсә фурадан очып чыгып кадалды. Әле ярый тәрәзәгә таба очмады. Ужас. Аллам саклагангыр. Казан – Буа трассасы. Әле ярый Ходай саклаган. Тәрәзәгә очып керсә... уйлыйсы да килми бөтенесен», – дип сөйләп, видео төшергән артист.

Читайте на 123ru.net