Казанда яшь кызны вәхшиләрчә үтергәннәр
![Казанда яшь кызны вәхшиләрчә үтергәннәр](https://intertat.tatar/images/uploads/news/2023/3/16/5e44e67ac704d94b031acd8c7e9cfd00.jpg)
Казанның Бондаренко урамындагы фатирларның берсендә 26 яшьлек кыз мәете табылган. Аның муенына пычак кадалган. Бу турыда kazanfirst.ru хәбәр итте.
Фаҗига булыр алдыннан бу кыз фатирына ир-ат чакыра. Алар бер-берсен күптән түгел генә танышулар сайтыннан тапкан.
Очрашкач, бер мизгелдә егет белән кыз талаша башлый. Аннары ир-ат кызны үтерә һәм чыгып кача.
Кыз мәетен подъезддагы күршесе таба. Ир-ат фатир ишеге ачык булуын абайлап ала, ишек артында кан эчендә ята торган мәетне күрә.
Җинаятьтә шикләнелүче ир-атны күзәтү камералары аша карап табалар. Аның Әмирхан урамындагы мәчеткә таба качып китүе күренә.
Якын чит илдән килгән 22 яшьлек егетне тоткарлаганнар, диелә хәбәрдә.