Новости по-русски

Нурзадә: «Яңалык белән кайттым»

Җырчы Нурзадә, социаль челтәрләрдән ял итеп торганнан соң, сәхифәсен янәдән алып бара башлаган. 

«Кайттым мин. Күпләр мине күрәләр дә: «Монда сирәк күренә башладың», – дип шелтәлиләр. Менә кайттым. Керделе-чыктылы йөрдем 2 ай. Җитәр, минәйтәм. Әле яңалык белән кайттым. Нинди яңалык дип уйлыйсыз?» – дип сораган җырчы дусларыннан.

Нурзадә әлеге хәбәрнең шәхси тормышына кагылышлы булмавы турында кисәткән.

Ә сез ничек уйлыйсыз, Нурзадә нәрсә әйтергә тели икән? 

Читайте на сайте