Новости по-русски

Гөлназ Сираевага тәкъдим ясаганнар!

Гөлназ Сираевага тәкъдим ясаганнар!

Гөлназ Сираевага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар. Әлеге хәбәрне ул социаль челтәрләрдә хәбәр итә. Җырчы сәхифәсенә зур роза букеты һәм йөзек куйган. "Дотанцевались! Безнен хатын-кызлар клубында ниндидер БУМ",- дип яза ул.

 Гөлназ соңгы арада бер егет белән кочаклашып һәм биеп  төшкән фотоларын куйган иде. Тик ул сөйгәненең йөзен күрсәтмәде. Кияү егете һаман да сер булып кала. 

Сәхнәдәш дуслары җырчыны ихлас тәбрикли. 

"Ришатның кул арты җиңел булды", "Син моңа лаек, бәхетле булыгыз",- дип язганнар алар. 

  • Гөлназ Сираева серле егет белән кышкы урман эчендә бии. Сөйгәнеме?

Читайте на 123ru.net