Новости по-русски

Мобилизацияләнгән медик отпускка кайтканда, өенә аю булып киенеп кергән

Мобилизацияләнгән медик отпускка кайтканда, өенә аю булып киенеп кергән

«Бугульма-информ» «Телеграм» каналында мобилизацияләнгән медикның өенә кайтуы күренеше видеоролигы чыкты. 

«Телеграм» канал язуынча, аның хатынының туган көне булган. Ул подъездда аю костюмына киенә һәм фатирына чәчәкләр тотып кайтып керә. Медикны балалары танымый. Кызы якын килә, ә улы, куркып, артка чигенә.

Медик белән килгән кешеләр аюның маскасын күтәреп күрсәткәч кенә кызы әтисен кочаклап ала. 

 

 

 

Читайте на 123ru.net