Новости по-русски

Машина юлдан барган килеш, аны йөртүче яшь кыз салоннан төшеп калган – видео

Машина юлдан барган килеш, аны йөртүче яшь кыз салоннан төшеп калган – видео

Волгоград өлкәсенең Камышин шәһәрендә машина йөртүче кызның аяклары антифризга пешкән. Ул, барган килеш, машинадан төшеп калган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

25 яшьлек кыз «Лада Калина» машинасын йөртеп барган чакта, кайнар антифриз түгелә, кызның аяклары пешә, һәм ул машинасыннан сикереп төшә. Йөртүчесез калган «Лада» исә берникадәр вакыт хәрәкәтен дәвам итә һәм коймага бәрелеп туктый.

Авариянең сәбәбе – салонны җылыта торган системада көпшә өзелү, дип әйткәннәр Эчке эшләр министрлыгында. Якынча белешмә буенча, җылыткыч көпшәсе шартлаган, кайнар антифриз салонга агып чыга башлаган, диелә ведомствоның «Телеграм» каналында.

Гадәти булмаган авария 22 мартта була. 14.45 сәгатьтә кыз «Лада Калина» машинасы белән юллар чатына килеп җитә. Шул чакта салонда җылыткыч көпшәсе шартлый, кап-кайнар антифриз салонга агып чыга, кыз ишекне ача да сикереп төшеп кала. Бәхеткә, бу кызны башка машиналар таптамый. Ул исән, имгәнгән, хәзер хастаханәдә, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net