Новости по-русски

«Сөбханалла» дип карагыз – Ләйлә Дәүләтованың кызы догалар укып шаккатыра

«Сөбханалла» дип карагыз – Ләйлә Дәүләтованың кызы догалар укып шаккатыра

Шагыйрә, тапшырулар алып баручы Ләйлә Дәүләтова кызы Гөлмәрьямнең бөтен күңелен биреп «Әттәхият» сүрәсен яттан сөйләвен видеога төшергән. Сабыйга сүрәләрне элегрәк әбисе өйрәтеп килсә, хәзер Гөлмәрьям аларны үзе укып ятлый икән.

Видеоны «сөбханалла» дип карагыз!

 

«Кечкенәрәк чагында Гөлмәрьямгә догаларны «әтәние» өйрәтә иде. «Әтәни» – безнең әнкәйгә кызым уйлап тапкан исем. Кызык исем, әйеме? «Әти дә, әни дә» дигән кебек.

Бу юлы Гөлмәрьям «Әттәхият» догасын үзе укып, үзе ятлады. «Сезнең бала сөйләгән доганы күп тапкырлар тыңлап, безнеке дә шул доганы ятлап бетерде», – дип сөенеп язган иде миңа бер апа. Бу юлы да бер генә кешегә булса да дога ятларга этәргеч бирә алсак, сездән дә ныграк сөенербез.

Баланы беркайчан да, шуны эшлә, дип мәҗбүр итмим. Нәрсәдер алып бирәм, дип хәйләләмим. Ул үзе дә берни сорамый. Иң мөһиме – нидер эшләргә балада теләк уяту. Доганың никадәр көчле булуын, гомер буена кирәкле булуын аңлатам. Бу сиңа бер «5»ле өчен кирәкмәгән шигырь ятлап утыру түгел инде. Без нәрсә эшләсәк, балалар шуны кабатлый. Бездән соң дога укырлык балалар тәрбияләп калдырсак иде. Картайган көннәребездә дә балаларыбызга бик кадерле әни булып, аларның бәбиләрен дә карашып, бәхетле әни, бәхетле әби булырга насыйп булсын иде.

Уразада дога ятлау – тагын да саваплырак», – дип яза Ләйлә Дәүләтова.

 

Читайте на 123ru.net