Новости по-русски

Идрис Кәлимуллинның хатыны Гүзәл иреннән ничек итеп акча сораганын күрсәтте

Идрис Кәлимуллинның хатыны Гүзәл иреннән ничек итеп акча сораганын күрсәтте

Татарстанның атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты, җырчы, актер Идрис Кәлимуллин тормыш иптәше, Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл ханым белән Таиландта ял итә. Иҗади гаилә сәяхәттә дә кызыклы видеолар төшерү белән мавыга.

Чираттагы видеода Идрис Кәлимуллин Хотэй сынының корсагын сыпырып акча сорый. Шул вакытта Гүзәл ханым, килеп, иренең корсагын сыпыра һәм «акча бир, акча бир» дип кабатлый. Күрәсең, Гүзәл ханым ниндидер сынга түгел, ә иренә генә ышана.

«Хотэй сынының корсагын 300 тапкыр сыпырсаң, хыялын чынга ашачак, дип әйтәләр», – дип тә язган җырчы.

Гүзәл ханымнар, акча кирәк булса, Хотэй сынын эзләп йөрисе юк инде, Гүзәл ханым сезгә ирегездән ничек акча сорарга икәнен өйрәтте.

  • Хотэй – Япония мифологиясендә «җиде бәхет алласы»ның берсе, аралашу, күңел ачу һәм иминлек алласы.
 

 

Читайте на 123ru.net