Новости по-русски

Көчле җил һәм яшен вакытында нишләргә?

Көчле җил һәм яшен вакытында нишләргә?

«Ватаным Татарстан» газетасында ялга җыенучыларга киңәшләр чыкты.

  • Иң элек алдагы көннәргә нинди һава торышы буласын белешегез.
  • Үзегез белән тиешле җайланмалар, җиһазлар, саклык чараларын алыгыз.

Көчле җил вакытында нишләргә?

  • якында бина булса, шунда керегез;
  • балаларны караучысыз калдырмагыз;
  • әгәр дә көчле җил чыкканда урамда булсагыз, җир асты юлларына яки бина подъездларында керегез;
  • бу вакытта йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Шулай ук җәмәгать транспорты тукталышлары, төзелмәгән биналар янында ышыкланырга да ярамый;
  • урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк;
  • зур агачлар янында тормагыз. Агач астына машиналарыгызны куймагыз;
  • көчле җил булганда, электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу бик куркыныч;
  • өстегезгә тәрәзә пыялалары, түбә калайлары, йортны бизәгән элементлар килеп төшмәсен. Ул урыннан читкә китегез;
  • йортларның барлык тәрәзәләрен нык итеп ябарга, балконнардан тышкы якка төшәргә мөмкин булган әйберләрне алып ташларга кирәк;
  • торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләр янына якын килмәгез.

Яшен вакытында нишләргә?

  • әгәр дә сез велосипедта яки мотоциклда барганда яшенле яңгыр астында калсагыз, һичшиксез, туктап торыгыз;
  • машинада да барырга ярамый. Электроникасы бозылып, яшен сугу ихтималы зур;
  • яшен вакытында ачык урында булсагыз, җиргә ятарга киңәш ителә. Суга керергә ярамый. Янәшәгездә күл, сулык булмасын. Су яшенне үзенә тарта;
  • нинди генә бәла-каза булса да, «112» номерына шалтыратыгыз.

Читайте на 123ru.net