Новости по-русски

Барабулька ите, «кош сөте»: Путин белән Эрдоганның бүгенге көндезге ашының менюсы чыкты

Барабулька ите, «кош сөте»: Путин белән Эрдоганның бүгенге көндезге ашының менюсы чыкты

Бүген Сочида Россия Президенты Владимир Путин һәм Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган очрашты. Алар бер еллык тәнәфестән соң беренче тапкыр күзгә-күз карашып сөйләште.

Ике илнең җитәкчесе бу очрашуда «ике яклы үзара файдалы хезмәттәшлек» һәм «актуаль халыкара проблемалар» турында фикер алышты, дип аңлаттылар бу вакыйганы Кремльдә.

Очрашу төшке аш табыны артында дәвам итте. Россия белән Төркиянең лидерлары өчен нинди ризыклар әзерләнүен журналист Павел Зарубин Telegram-каналында күрсәтте.

Президентларга кабымлык буларак ысландырылган форель, кыяр һәм авокадо салаты биргәннәр. Беренчегә – сыер итеннән харчо ашы, аннары томат һәм топинамбур белән барабулька (Кара диңгезнең деликатес саналган балыгы) ите, яшелчә белән кефаль балыгы һәм шпинат соусы, пастернак (кишергә охшаган сары тамыразык, яфрагы петрушка сыман) пюресы белән грильдә кыздырылган бәрән ите чыгарылган.

Десертка президентлар «кош сөте» белән сыйланган.

Төшке ашка лидерларга шулай ук «Усадьба Дивноморское» дигән кызыл һәм ак шәраб тәкъдим ителгән.

Очрашу 16.30 сәгатькә кадәр дәвам итте. Ике Президент та аның нәтиҗәләре турында журналистларга хәбәр итәчәк.

Читайте на 123ru.net