Новости по-русски

Зәринә Хәсәншинага әнисеннән киңәш: «Аска гына карап йөр, агуыңны эчтә тот»

Зәринә Хәсәншинага әнисеннән киңәш: «Аска гына карап йөр, агуыңны эчтә тот»

Җырчы Зәринә Хәсәншинаның әнисе кызын кияүгә бирергә хыяллана. Фәнисә апа Зәринәсенең һаман ялгыз булу сәбәбен дә ачык белә:

Бер дә матур тотмыйсыз үзегезне. Кызлар тыйнак булырга тиеш инде алар. Сез «иржанка» шикелле, «лар-лар», – дип ачуланып ташлаган әнә үзен.

Зәринә, һәрвакыттагыча, әнисен сторисларында күрсәтеп бара, үзе рәхәтләнеп көлә.

Хәзер нишләргә тиеш инде мин, әни? Авызымны тыяргамы? – дип сорый ул аннан.

Тыярга тиеш, әкрен генә, матур итеп көләргә тиеш. Тыйнак кызларны яраталар. Аннан алар кияүгә чыккач күрсәтә күрсәтүен холыкларын…

Вот именно, әни. Ә без нинди булачакны кияүгә чыкканчы ук күрәсәтәбез.

Күрсәтергә ярамый кызым, «скромный» гына булырга кирәк. Аска гына карап йөр, агуыңны эчтә тот син. Аннан соң чыгарырсың. Ә син хәзер күрсәтәсең. Артист бит син, өйрән әзрәк, – дип киңәш итә кызына Фәнисә апа.

Шул артист булганнан куркып калалар да инде, әни, – дип көрсенә Зәринә.

  • «Чегән, носкиеңны салып ат!» – Зәринә Хәсәншинаны образы өчен әнисе орышкан
  • Зәринә Хәсәншинаны әнисе егетләр белән йөрмәгәнгә сүгә: «Гомер буе сиңа берсе дә ярамады»

  • Зәринә Хәсәншина: «Инде кияүгә алырга әзерләр»

Читайте на 123ru.net