Новости по-русски

«Тиресе өзгәләнгән, ирене ертылган» – Сабый кызчык 9 сәгать интегеп үлгән

«Тиресе өзгәләнгән, ирене ертылган» – Сабый кызчык 9 сәгать интегеп үлгән

2022 елның маенда Новосибирскида пластик операциядән соң 6 айлык кыз бала үлә. Табиблар аның «куян иренен» төзәтергә тиеш була. Тик сабый 3 көн узгач реанимациядә үлә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Мин баламны ышанычлы кулларга тапшырам дип ышандым. Барнаулда яшибез, бу клиниканы үзебез сайладык. Кызымны операциядән алып чыкканда, сулыш ала торган көпшә куйганнар иде. Беркем берни аңлатмады. Мин кызымны соңгы тапкыр шул чакта күрдем. Реанимациягә кертмәделәр, бала ясалма комада, борчылырга урын юк, диделәр.

Өченче көнне кич белән баламда кан киткән, хәле авырайган. Мин урамга чыктым, шуннан кергәч, Ангелинаның үлүен әйттеләр. Мин еладым, кычкырдым, ләкин кызымны күрсәтмәделәр, хушлашырга бирмәделәр», – ди әни кеше.

Әни кеше кызының мәетен җирләгәндә генә күрә. «Битендә берничә урында тиресе өзгәләнгән, иреннәре ертылган, куллары табигый халәттә түгел – бәйләп куйганнар кебек. Тагын бер сәерлек – 3 көн реанимациядә ятканда, кызымның авырлыгы 1,5 килога арткан», – ди Елена.

Туганнары, бала кан агуланудан үлгән, дип фаразлый, тик экспертиза нәтиҗәләре тагын да куркынычрак була.

«Бала операция вакытында югалткан кан күләме яңартылмаган. Организмда кислород ачлыгы башланган, баш мие шешкән, органнары эшләүдән туктаган. Кан салсалар, кызым исән булыр иде», – ди Елена.

«Кызыма наркоз белән бергә балаларга бирү тыела торган препарат керткәннәр. Миннән рөхсәт сораучы булмады. Ясалма комадан вакытында чыгармаганнар. Табиблар йокы даруы салуны туктатмаган. Кызым 9 сәгать чамасы интегеп үлгән», – ди әни кеше.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net