Новости по-русски

Чаллыда югалган Саҗидә әбине эзлиләр

Чаллыда югалган Саҗидә әбине эзлиләр

Чаллыда 73 яшьлек Латфулина (Нуриева) Саҗидә Инсафовна югалган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Саҗидә әбинең буе 170 см, чандыр гәүдәле, чал чәчле, соры-яшел күзле.

Озын соры куртка, соры күлмәк, ак чәчәкле халат, яулык, коңгырт сандалий кигән.

Аңа медицина ярдәме таләп ителә, хәтерен югалткан булуы ихтимал.

Әби турында белешмәсе булган кешеләргә шалтырату өчен номер: 8 (800) 700-54-52 (түләүсез).

Читайте на 123ru.net