Новости по-русски

«Күзләрендә курку уелып калган». Алты балалы ир белән хатын коточкыч авариядә үлгән

«Күзләрендә курку уелып калган». Алты балалы ир белән хатын коточкыч авариядә үлгән

Яңа ел алдыннан Башкортстанның Учалы авылында яшәүче ир белән хатын һәлак була. 30 декабрьдә Белорет-Учалы-Миасс юлында авариядә Марина һәм Солтан Гусейновлар үлә. Аларның нәни балалары ятим кала. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Мәрхүмә Маринага 42 яшь, Солтанга 41 яшь була. Алар үләргә 1 ай алдан гына туган көннәрен бәйрәм иткән. Ир белән хатынның 6 баласы, 2 оныгы бар.

Фаҗига булган көнне Гусейновлар «десятка» машинасында шәһәрдән өйләренә кайтып килә. Рульдә Марина була. Ул авария алдыннан каршыларына «Рено» йөк машинасы килүен күрә, ләкин берни дә эшли алмый кала. Солтан авария урынында үлә, Марина үзе хастаханәгә барганда табиблар кулында вафат була.

Якыннары сүзләренчә, Маринаның күзләрендә курку хисе уелып калган – ул үзләренең өстенә зур тизлектә килгән машинаны күреп шулай булгандыр. Хатынны коткаручылар машинадан махсус кораллар ярдәмендә генә чыгара.

Марина белән Солтанның мәктәптә укучы балалары өйдә калган, олы балалары аерым яши, 2 оныклары үсеп килә.

«Әле дә ышанып булмый. Алар гел бергә булдылар, бергә киттеләр дә...» – ди Людмила, Солтанның абыйсының хатыны.

Аның сүзләренчә, Марина гел пөхтә йөри, тизлекне арттырмый, сак була. «Аларның 6 баласы, 2 оныгы бар. Бик яхшы ата-ана булдылар», – ди Людмила.

Танышлары сүзләренчә, Гусейновлар – гаиләсе өчен барысын эшли торган кешеләр, балаларына яхшы булсын өчен тырышалар.

Мәрхүм Солтанның бертуган абыйсы һәм аның хатыны Людмила балаларны үзләренә алырга җыена. Алар үзләре дә – күп балалы гаилә. Людмила балаларның барысын да аякка бастыра алуга ышана, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net