Новости по-русски

Ипотека алу авырайганга күрә фатирны арендалау бәясе кыйммәтләнә

Ипотека алу авырайганга күрә фатирны арендалау бәясе кыйммәтләнә

Россиядә фатирларны озак вакытка арендага алу ихтыяҗы ел башыннан 10 процентка, ә бәяләр 9 процентка артты, дип хәбәр итә «Авито Недвижимость». Бу хакта «Российская газета» яза.

Ил буенча уртача торак арендасы 23 мең сумнан 25 мең сумга кадәр кыйммәтләнгән. 4 һәм аннан да күбрәк бүлмәле зур фатирларны арендалау бәясе 1 ел элек булганнан 2 процентка арзанрак. 2 бүлмәле фатирларны арендалау 20 процентка арткан.

Тикшерелгән 33 шәһәрнең өчесендә генә торак арендалау бәясе арзанайган: Калининградта 9 процентка, Севастопольдә 4 процентка, Санкт-Петербургта 3 процентка. Симферополь, Мәскәү һәм Сочида бәяләр ел башыннан үзгәрмәгән. Соңгы ике шәһәр иң кыйммәтлесе булып кала – аларда фатир арендасы айга 60 һәм 40 мең сум тора. Иң арзан торакны Брянск һәм Кировта – уртача 13 мең сумга арендаларга мөмкин.

Арендага ихтыяҗ барлык шәһәрләрдә диярлек артты (Новосибирскида иң күбе арткан – 29%). Тәкъдим барлык шәһәрләрдә кимегән (иң кыены – Волгоградта, арендага биреләсе фатирлар 20%ка кимегән). Мәскәү, Екатеринбург һәм Төмән шәһәрләре искәрмә булып тора. Анда аренда өчен объектлар саны 6%, 5% һәм 1%ка арта.

«Мир квартир» порталы мәгълүматлары буенча, быелның 11 аенда арендага ставкалар барлык зур шәһәрләрдә диярлек арткан (70 торак пункт тикшерелгән). Ел башыннан 1 бүлмәле фатирлар уртача 18,8 процентка, 2 бүлмәле фатирлар 18,2 процентка, 3 бүлмәле фатирлар 14,1 процентка кыйммәтләнгән.

«Авито Недвижимости»ның җитәкчесе Константин Каменев әйтүенчә, ипотека алу мөмкинлеге азайганга күрә фатирны арендага алуга ихтыяҗ арткан. Фатир сатып алырга теләүчеләр аренда базарына күчәргә мәҗбүр булганнар. Шулай ук бәяләргә рубль курсының үзгәрешсезлеге дә йогынты ясый. Айлык аренда түләүләре ипотека программаларына караганда 2 тапкыр түбәнрәк (льготалы программалардан тыш), дип аңлата «Мир квартир» порталы генераль директоры Павел Луценко. Сәнәгать шәһәрләрендә оборона производстволарын җәелдерү дә үз ролен уйный, анда торак арендалаучы эшчеләр җыела.

Торак фондының яңартылуы аркасында да аренда ставкалары арта, ди «Est-a-Tet» икенчел күчемсез милек сату офисы директоры Юлия Дымова. Экспозициядә яңа төзелгән йортларда фатирлар барлыкка килә, яңа ремонт, төзекләндерелгән йорт яны территориясе, янәшәдәге инфраструктура үсеш алган. Аларны арендага алу өчен түләү югарырак. «Арендага бирү өчен комфорт-класслы 1 бүлмәле фатир һәм бизнес-класслы евро 2 бүлмәле фатир сатып алу отышлы», – дип белдерә эксперт.

Читайте на 123ru.net