Новости по-русски

Иркә: «Мине быел беркая чакырмадылар... Сәбәбен белмим»

Җырчы Иркә социаль челтәрдә виртуаль дусларының сорауларына җавап биргән. Сораулар бик күп һәм төрле. Аерым игътибарга лаек дип тапканнарын сезгә дә тәкъдим итәбез.

– Исәнмесез, Иркә! Яңа еллар ничек үтте? Кайда каршыладыгыз?

– Әйбәт, гаилә белән өйдә каршы алдык. Айсылуның (олы кызы – авт.) 1-2 дусты да килде (мул бәйрәм табынының видеосын күрсәткән).

– Яңа елга ирегез кайттымы?

– ... (Җырчы иренең фотосын һәм шуның янына күзен кысып елмайган смайлик кына куйган. Бу сорауга төгәл җавап бирүне кирәк дип тапмаган.)

– Ирегез белән сез – искиткеч матур пар. Тизрәк әйләнеп кайтуын телибез.

– Берни белән дә аерылып тормыйбыз инде, бездә нәкъ сезнең кебек кешеләр. Матур сүзләрегез өчен рәхмәт. Иң мөһиме: кадерле әтиебез исән-имин кайтсын.

– Ирегездән хәбәр бармы?

– Аллага шөкер, һәрвакыт элемтәдә.

– Ирегез мобилизация буенчамы, әллә үз теләге белән киттеме?

– Үз теләге белән китмәде... Чакыру белән...

– Кызыгыз Айсылу бигрәк тыйнак, тәртипле. Үз-үзен тотышы ошый.

– Авыл тәрбиясе белән үскән кыз. Иң мөһиме, мәрхәмәтле, җылы күңелле, чиста йөрәкле, нык, сабыр, түзем холыклы булып үссеннәр өч кызым да. Амин.

– ТНВ каналында «Голубой огонек» тапшыруында сезне бик күрәсе килгән иде...

– Мине быел беркая чакырмадылар. Сәбәбен белмим...

– Сезгә ничә яшь?

– Миңа 39 яшь, 6 апрельдә 40 тула.

– Ә Равил Закиров (блогер) сезнең клипка ничек килеп эләкте?

– Ул вакытта бу егет әле мондый популяр түгел иде. Мин аны бер килешү белән алдым клипка, чакырдым. Маладис, клипта җиренә җиткереп, ялт иттереп, тырышып төште. Аның өчен аңа рәхмәт. Ти-и-ик.. Менә тик сүзе барлыкка килде... Эх... Аңа уңышлар телим, теләгенә ирешеп, бәхеттә яшәсен, амин...

– Равил Закиров сезнең турында сүз чыгардымы?

– Андый юлда йөри торган тәрбия алмаган ул.

– Равил Закиров белән ник аралар бозылды?

– Бозылмады (көлә)... Мин бит бөтенләй башка трассада...

– Ландыш Нигъмәтҗанова белән күрешсәгез аралашасызмы? Исәнләшәсезме?

– Кү-ү-үп ноктала-а-ар...

– «Эх, бу әйберне дөрес эшләмәдем» дип үкенгән чагыгыз булдымы?

– Булды... Менә моның өчен... 22 яшь бугай (Иркә моннан дистә еллар элек чыккан диск тышлыкларындагы ярымшәрә фотосына ишарәләгән).

– Татар эстрадасындагы җырчылар арасыннан сез кем белән дус?

– Мин бар кешегә дә ачык, ләкин тулысынча түгел. Раббыма, гаиләмә, әниемә, иремә, балаларыма, читләргә күрсәтмәс якыннарыма тулысынча ачыкмын... Ә тамашачым мине сүзләремне түгел, җырларымны тыңлап аңлый, тоя. Алар бик сизгер, рәхмәт.

Фотолар: Иркәнең шәхси аккаунтыннан

Читайте на 123ru.net