Новости по-русски

Балта һәм пычаклары бар: Татарстанда сыйныфташларын үтерергә җыенган укучы тоткарланган

Кукмараның бер мәктәбендәге 15 яшьлек укучы үзе укыган мәктәпкә һөҗүм әзерләүдә шикләнелә, аны тоткарлаганнар.

Тикшерүчеләр фаразы буенча, яшүсмер 2022 елның языннан Кукмараның бер мәктәбенә һөҗүмгә әзерләнә. Ул интернеттан мәктәпләрдә күпләп үтерүләр турында барысын да укыган, корал табып була торган урыннарны эзләгән, кулдан шартлаткыч ясарга өйрәнгән һәм һөҗүм итәргә ниятләгән. Бу хакта «База» телеграм каналы язып чыкты.

Мәктәп укучысының өендә ике пычак, балта, ноутбук, «перцовый» баллон, балаклава, тактик перчаткалар һәм язулары булган дәфтәре табылган. Егет тулы гаиләдә яшәгән һәм беркайчан да исәптә тормаган. Яшүсмернең ишетү белән проблемалары булган, дип яза «Московский комсомолец». Егет ишетү аппаратыннан оялган һәм аны каплар өчен чәчләрен дә үстереп йөргән, дигән мәгълүмат бар.

«Татар-информ»га билгеле булганча, декабрьнең 20се тирәсендә егет янына хокук саклау органнары хезмәткәрләре килеп, аның белән профилактик әңгәмә үткәргән.

5 гыйнварда Тикшерү комитеты ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерүгә әзерлек турында эш кузгаткан.

Исегезгә төшерәбез, әле декабрь аенда гына 14 яшьлек укучы кыз бала Брянск мәктәбендә коралдан ут ачты.

Читайте на 123ru.net