Новости по-русски

11 гыйнварга һава торышы

11 гыйнварга һава торышы

11 гыйнварда Татарстанда аномаль салкын һава торышы саклана. Болытлы, төнлә аязучан-болытлы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез бераз кар явачак, буран була. Төнлә көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, көндез көньяктан 8-13, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һәм иртән һава температурасы -22..-27˚, аязганда -33˚ градус. Көндез -13..-18˚, көнчыгыш районнарда -21˚ градус. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.

Читайте на 123ru.net