Новости по-русски

Әбисе белән күңелле видеолар төшерүче блогер улының исемен әйтте

Әбисе белән күңелле видеолар төшерүче блогер улының исемен әйтте

Казанда яшәүче популяр блогер, «Ак Барс» матчларын алып баручы, «Аляска» буларак һәм авылда яшәүче әбисе белән дә кызыклы видеолар төшереп танылган Алия Мәһдиева-Рәҗәпова әни булды, дип язган идек.

Алия социаль челтәрдәге сәхифәсендә ире Марат белән улларына үзенчәлекле исем кушулары турында хәбәр итте. «Таныш булыгыз, улыбыз Тим исемле. Бу – аның тулы исеме. Мулла башка исем әйтте, әмма бар кеше өчен дә ул Тим булачак», – дип язган блогер.

Блогерның язылучылары бу исемне аңлап бетермәгән, Алиянең әбисе дә бу исемне кабул итмәячәк, дигән фикер белдергәннәр.

«Бу малайның балалары Тимович һәм Тимовна буламы инде? Ата-ана баланың киләчәге турында бөтенләй уйламый бугай», «Ник соң ул Тимур түгел», – кебек комментарийларны күп калдырганнар.

«Без бит минем әби өчен бала алып кайтмадык. Безне дә, әбине дә барысы да канәгатьләндерә. Борчылмагыз!. Әллә сезнең комментарийларны укыгач, туу турындагы таныклыкны алыштырырга йөгерер дип уйладыгызмы?» – дип җавап язган Алия.

Читайте на 123ru.net