Дума депутаты кешеләрнең үзләренә ишегалларын чистартырга кушты: «Ялкауланмаска кирәк»
Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча рәисе урынбасары Светлана Разворотнева Россия халкын ялкауланмаска, кулларына көрәк тотып, урам себерүчеләргә булышырга өндәде – чөнки бу өлкәдә кадрлар дефициты, диде ул. Ул бу хакта Думаның эшчәнлеген яктыртып бара торган «Парламентская газета»га интервьюсында әйткән.
«Кайбер очракларда кешеләр үзләренең монда чит кеше түгеллеген аңларга тиеш. Алар күп итеп кар яуганда кулларына көрәк ала алалар. Минем моны саф һавада әйбәт вакыт уздыру дип саныйм. Кешеләрне ялкауланмаска, өйдә утырмаска, кар күп яуганда урам себерүчеләргә булышырга стимуллаштырырга кирәк. Сезнең йортыгыз – ул фатир гына түгел, йорт тирәсендәге мәйда да», – дигән Светлана Разворотнева.
Депутат бу өлкәдә кеше җитмәвен бу эшнең дәрәҗәле булмавы, махсус операция булу, мигрантлар китү һәм демография проблемалары белән аңлаткан. Аның фикеренчә, кадрлар кытлыгына каршы башка ысуллар белән дә көрәшәчәкләр. Разворотнева, урам себерүчеләрнең статусын арттырырга, хезмәт хакларын күтәрү кампаниясе оештырырга кирәк, ди. Курьерлар урам себерүчегә караганда азрак эшли, күбрәк ала, дигән фикердә депутат. «Проблеманы киләчәктә сатып алу мөмкинлеге белән эш фатирлары бирү юлы аша хәл итеп була. Без, шулай ук, коммуналь хезмәт өчен бурычлыларны шушындый иҗтимагый эшләргә мәҗбүр итәргә тиеш», – дигән ул.