Новости по-русски

Блогерлар сәер биремнәр үти: мәче булып мияулый, кибеттә кычкырып җырлый

Блогерлар сәер биремнәр үти: мәче булып мияулый, кибеттә кычкырып җырлый

Бер төркем блогерлар, аудиторияләрен җанландырып җибәрү һәм арттыру максатыннан булса кирәк, бер-берсенә төрле биремнәр үтәргә тәкъдим иткәннәр. Әйтергә кирәк, биремнәр шактый сәер, алар блогерларны уңайсыз хәлдә калдыра.

Әлеге уенда «Дневник татарина» сәхифәсен алып баручы Рәмис Гыйльметдинов, Гөлия Вәлиәхмәтова, гаилә блогы алып баручы Ләйсән Хаматдинова, Чаллы блогерлары Чулпан Гыйниятуллина, Энҗе Фәтхиева, кызыклы вайннар төшерүче Резеда, Уфа блогерлары Эльвина Сибагатова, Илнара Рахманкулова катнаша.

Иң беренче биремне Ләйсән Хаматдинова уйлап тапкан. Моның өчен блогерларга бөтен кыюлыкларын эшкә җигәргә туры килгән. Алар, 90нчы еллар стилендә киенеп, халык күп йөри торган урыннарда Әлфия Авзалова җырларын кычкырып җырлап йөргәннәр.

Рәмис Гыйльметдинов дусларына сайлау мөмкинлеге биргән. Аның биремнәре арасында, мәсәлән, кыш көне булуга карамастан, күршең белән бәрәңге утыртырга, кибеттә касса янына килеп, мәче булып мияуларга, чана-чаңгы сата торган кибеткә буш пакет күтәреп кереп: «Бу чана шумый, мин аны кире кайтарырга телим», – дип, сатучыларның башын катырырга, дигәне һәм башкалары бар.

Блогерларның сәер һәм «подписчик»лары искитмәле кызык дип тапкан видеоларын сезгә дә тәкъдим итәбез:

Читайте на 123ru.net