Блогер Илүсә Фәләхова-Миңнегалиева улының исемен әйтте
Дубайда яшәүче блогерлар Илүсә Фәләхова һәм Раушан Миңнегалиев улларына нинди исем кушканны әйтте.
«Безнең исемебез бар! Алим дип куштык.
Алим, Галим – гарәпчәдән «барысын да белүче», «белемле кеше» дигәнне аңлата. Мөселманнарда киң таралган исем.
Малай булачагын белү белән үк әлеге исемгә тукталдык. Азиз һәм Алим арасыннан сайладык. Азиз – артык яңгырашлы кебек. Тынычрак исем кирәк иде.
Хәзер сез дә улыбызның исемен беләсез инде», – дип язган Илүсә үзенең блогында.
Илүсә балага исемне әтисе кушуын, бу вакытта аның бик дулкынлануын да сөйләгән.
- Блогер Илүсә Фәләхова-Миңнегалиева әни булган