Новости по-русски

«Яңа танышы подвалга очрашуга чакыра». Мәете капчыкта табылган хатынны үтерүче ачыкланган

«Яңа танышы подвалга очрашуга чакыра». Мәете капчыкта табылган хатынны үтерүче ачыкланган

Мәскәүдә мәете капчыкта табылган хатынны үтерүчене ачыклаганнар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

42 яшьлек хатын мәетен 12 гыйнварда башкаладагы йортларның берсе янында төзелеш капчыгы эчендә табалар. Хәзер ачыкланганча, аны үтерүче кеше 10 гыйнварда Внуково аэропортыннан Үзбәкстанга очып киткән.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, хатын, үләр алдыннан, яңа танышкан ир-ат белән очрашуга китә. Шуннан соң мәете 2 тәүлек чамасы капчыкта ята.

Мәрхүмәнең туганы сүзләренчә, Вероника исемле бу хатын Мәскәүгә кызы янына кунакка килә, ул 18 яшьлек кызын Яңа ел белән котлый. Кызы башкалага күптән түгел генә күченгән. Хатынның 21 яшьлек тагын бер кызы бар.

Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

РЕН ТВ чыганагы белешмәсе буенча, хатын мәетендә көч кулланып үтерү билгеләре була. Фаҗига булыр алдыннан Вероника мобиль кушымтада бер ир-ат белән таныша. Ир аны очрашуга подвалга чакыра.

«Очрашуга барыр алдыннан, хатын бу турыда кызына әйтә. 9 гыйнварда 20.00 сәг тирәсендә өйдән чыга, берничә сәгать ул элемтәдә була, геолокациясен дә җибәрә», – дигән телеканал чыганагы.

Икенче көнне иртәнге 7ләрдә әнисенең телефоны җавап бирми башлагач, кызы полициягә мөрәҗәгать итә, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net