Алсу Фазлыева: «Бу елны изге сәфәрдән башладык»
![Алсу Фазлыева: «Бу елны изге сәфәрдән башладык»](https://intertat.tatar/images/uploads/news/2024/1/16/62baeab0e010ee25087f2ec44b0b46ce.jpg)
Җырчы Алсу Фазлыеваны иртән ире Азат аэропортка озаткан видео куйган. «Фазлыева джунглига китә», – дип шаярта ул.
Чынлыкта җырчы кече хаҗ сәфәренә китүе турында хәбәр итә. «Бу елны изге сәфәрдән башладык», – дип язган башына шарф ураган Алсу.
Видеоларда күренгәнчә, Алсу Фазлыева Рамил хәзрәт Юныс җитәкчелегендәге төркемдә изге сәфәргә кузгалган. Бу төркемдә Айгөл Бариева да булуы хакында язган идек.