Новости по-русски

«Татар кызы-2022» титулы иясе Энҗе Габдуллинаның тормышында шатлыклы вакыйга булды

«Татар кызы-2022» титулы иясе, журналист, «Энҗеле көрәш» проекты авторы, коллегабыз – «Интертат» сайты һәм «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе журналисты Энҗе Габдуллина сөйгәне Азаттан кияүгә чыгу тәкъдимен кабул иткән. Кияү егете гаилә тарихында иң истә кала торган вакыйганы бик тә матур итеп оештырган. Яшьләр Төньяк Кавказдагы Домбай тауларында бер-берсенә ризалык белдереп, сүз куешты.

  • «Татар кызы» финалисты, Интертат журналисты Энҗе Габдуллина: «Фикер белдерүдән курыкмыйм»

Кияү егете – Актаныштан. Азат исемле. Егет белән кыз 1,5 ел тирәсе очрашып йөргән.

«Икебез дә таулар, актив ял, сноубордта шуарга яратабыз. Җәй көне Домбайга бер килгән идек, шунда «кыш көне дә килергә кирәк» дип уйладык. Бу юлы дуслар белән җыелып бардык. Нәкъ ул көнне, нәкъ ул сәяхәттә, нәкъ шулай булыр дип көтмәдем.

  • Домбайга сәяхәт: шунда ук бозыла торган Нарзан суы, халкы, «потом доходит» эчемлеге

Киләчәккә планнар турында сөйләшә идек, бергә буласыбызны да белдек. Тәкъдимне дә кайчан да булса ясаячак, дип йөрдем», – дип бүлеште кәләш.

Домбай тавында булган вакыйгаларны ул болай сөйләде:

Мине: «Тауның иң өстенә меник, фотога төшик, аннары уртасында шуарбыз», – дип әйдәкләделәр. Иң өстә нык көчле җил исә, басып тора торган түгел, күзне ачып булмый, очыра. Ә ул инде әзерләнгән булган икән, дуслары да белгәннәр, икебезне төшерәбез дип, камераларын кушып куйдылар. Комбинезонын сала башлагач, «нишли бу» дип аптырап калдым. Костюмын күргәч, көлә башладым, чөнки ул – кызык ясарга ярата торган, шук егет. Аннары, кызык итеп фотога төшәсе килгән, ахры, дип уйладым, тезләнә башлагач кына аңладым.

Беренче реакция – ышанасы килмичә, артка таба китеп бардым. Аннары, әлбәттә, ризалаштым. Кызлар сизенә, диләр бит, минем иртән шундый кәеф юк иде, уйламадым да, – дип бүлеште Энҗе.

Яшьләр әле никах, туй турында уйлашмаган.

Гашыйк парны тормышларындагы иң матур мизгелләре белән котлыйбыз, парлы, бәхетле тормыш телибез!

  • «Энҗеле көрәш» проекты
  • Энҗе Габдуллина язмалары

Читайте на 123ru.net