Новости по-русски

«Арттан килгән машиналар килеп бәрелә тора»: буранда калган юлчылар хәбәрләр җибәрә

Бүген Татарстанда күз ачып булмаслык буран котыра. Шушы буранда юлга чыгарга туры килгәннәргә, юлда калганнарга аеруча кыен.

  • Кар «апокалипсисы» Татарстанда ял көннәрендә дә дәвам итәчәк.

Мессенджерларда Татарстан юлларында нинди хәлләр икәнен күрсәтә торган аудиохәбәрләр, видеолар йөри. Иң зур юл һәлакәте М7 трассасында – анда дистәләгән йөк машиналары бәрелешкән.

Икенче бер видеода буранның никадәр көчле булуын күреп була. Берничә метр ераклыктан ук берни күренми: ап-ак. Мессенджерларда таралган бер аудиохәбәрдә Казан белән Мамадыш уртасында барлык машиналарны да стоянкага борып җибәрүләре турында хәбәр бар. «Шәһәрдән чыкмагыз», – дип, хәбәр яздырып җибәргән бер юлчы.

  • Татарстанда көчле буран сәбәпле М7 «Волга» трассасында барлык төр транспорт өчен дә хәрәкәт чикләнде. Чикләү 10.20 сәгатьтән һава шартлары яхшырганчыга кадәр гамәлдә.

Икенче бер аудиохәбәрдә: «Мамадыштан Казанга кадәр булган арада 1 йөк машинасы урталай бөгелгән. Йөк машиналары арасында калдым. Янда, кырыйда, алда, артта – йөк машиналары. Арттан килгән машиналар килеп бәрелә тора. Торган саен күбрәк. Казанга таба чыкмагыз. Монда «хана», бөтенләй. М7 тулысы белән йөк машиналары белән тулган. Кемнәрдер кысылып калды. Монда таба бөтенләй чыкмагыз. Мөмкинлек булса, бөтен сәфәрләрне күчерегез. Һава торышы бик тә начар. Алда барган машинаны да күреп булмый. 1 метрдан да күренми. Барыгызга дә сәламәтлек, тыныч тормыш, иң мөһиме – уңышлар, дуслар», – дигән теләкләр белән хәбәр юллаган икенче бер юлчы.

  • Әгәр фаразлар чынга ашса, ике тәүлек эчендә Казанда айлык нормага якын кар явачак

Ә киләсе видеода ике полосада да бәрелешкән җиңел машиналар төшерелгән. Уртада кысылып калган машиналар күп. Видеога төшерүченең алдында бара торган машина бик начар күренә.

Читайте на 123ru.net