Новости по-русски

Илназ Баһ: «Мин бүген купеда Тәтишка белән барам»

Илназ Баһ: «Мин бүген купеда Тәтишка белән барам»

Социаль челтәрдәге «Татар афишасы» куйган видеода бер төркем җырчылар вокзалда Екатеринбургка поезд көтә. Шул вакытта Илназ Баһ шаярып алырга булган. Ул Ришат Фазлыйәхмәтовның хатыны Эльмира (Тәтишка) янына утырган.

«Мин бүген Тәтишка белән. Мин ишеткән идем: алар Ришат Фазлыйәхмәтов белән «туда-сюда». Без бүген купеда Тәтишка белән барабыз, Ришат «отдыхает»», – ди Баһ, сәхнәдәшенең хатынын кочагына алып.

Видеода күренгәнчә, алар каршында Ришат Фазлыйәхмәтов белән Илназ Баһның хатыны Гүзәл Идрисова басып тора, алар тормыш, бакча турында сөйләшә.

«Күбрәк шаяр әле...»;

«Илназ, супер»;

«Молодцы, барысы да юморны аңлый», – дип көлгән видеоны караучылар.

«Тәтишка бөтен кешегә дә ярыймени», «Тәтишка синең белән нишләсен инде. Аның менә дигән чибәр, күп кызларның һушын алырлык матур, моңлы Ришаты бар», – дип тә язучылар бар.

Читайте на 123ru.net