Новости по-русски

Госел алганда кайсы урыннарга су тияргә тиеш?

Госел алганда кайсы урыннарга су тияргә тиеш?

«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз» телеграм-каналында госел алу тәртибе турында аңлаттылар.

Госел – бөтен тәнне юып су белән коену дигәнне аңлата.

Госел алачак кеше түбәндәге эшләрне башкара:

1) әүвәл истинҗа кылып гаурәтләрен пакьли;

2) аннан соң беләзекләренә кадәр ике кулын юа;

3) аннан соң тәһарәт ала, ләкин аякларын юмый;

4) аннан соң әүвәл башына, соңыннан тәненең һәрбер җиренә бер кат су коя;

5) аннан соң мөмкин кадәр тәненең һәр җирен куллары белән ышкып чыга;

6) аннан соң янә икенче кат тәненең һәр җиренә су коя;

7) аннан соң янә тәненең һәр җиренә су йөгертә;

8) аннан соң аякларын юа.

Госел шулай алына. Госелле кеше камил тәһарәтле булып санала. Намаз уку өчен госел өстенә тәһарәт алу кирәкми.

«Гыйбадәте Исламия» китабыннан

Читайте на 123ru.net