Новости по-русски

Ләйсән Гыймаева намазга басуы турында: «Сынаулар һәм югалтулар аша килдем»

Ләйсән Гыймаева намазга басуы турында: «Сынаулар һәм югалтулар аша килдем»

Җырчы Ләйсән Гыймаева язылучыларының сорауларына җавап биргән. Берсе аның кайчан намазга басуы, бу адымга ни этәрүе турында сораган.

«Намазга һәркемнең үз юлы. Сынаулар һәм югалтулар аша килү, мөгаен, минем юлымдыр. Мин әти вафат булгач, биш вакыт намаз укый башладым, аңарчы кызыксыну бар иде, иртәнгеләрне сирәк кенә укыштыра идем. Әти-әниләр рухы өчен бала догасыннан да яхшырагы юктыр. Кайчандыр без дә бу дөньядан киткәч, балаларыбыз безгә хәер-догада булсын, дип телим. Бу юнәлештә гаиләдә аңлату эшләре алып барырга тырышабыз», – дип җавап биргән ул.

Читайте на 123ru.net