Новости по-русски

Әнвәр Нургалиев: «Игътибар! Диананың үлемендә гаепләнүче 100 мең сумга журналист эзли»

Әнвәр Нургалиев: «Игътибар! Диананың үлемендә гаепләнүче 100 мең сумга журналист эзли»

Әнвәр Нургалиев фаҗигале вафат булган туганы Диананың эше буенча суд процессы сузылуы турында хәбәр иткән иде. Гаепләнүче як моны махсус эшли, дип сөйли җырчы.

«Латыйповның абсурд театры. Минем туганым, 3 кечкенә бала анасы Диананың фаҗигале вафатына тиздән 1 ел була. Гаепләнүче ягы бөтен әдәп һәм намус чикләрен узды. Латыйпов, исерек килеш, коточкыч юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарды, куркак җан булып җинаять урыныннан (бөтен компаниясе) качып киткән, безнең Диананы үләргә калдырган.

3 адвокат алыштырды, хәзер хастаханәләр буенча йөри башлады, мескен. Үз күрсәтмәләреннән тулысынча баш тарта, процессны махсус суза, гаебен танымый, аның ялганыннан суд та арыгандыр, дип уйлыйм.

Игътибар! Хәзер гаепләнүче як тагын да түбәнчелеккә бара. Алар, минем исемемне хур итеп язар өчен, журналистлар эзли башлаган. Бәясе дә билгеле – 100 сум. Имеш, мин популярлыгым белән җәмәгатьчелекне алдалыйм. Мин Диана өчен абый, ә популяр артист түгел. Ул моны аңламый.

Латыйпов, исеңдә тот! Мин соңга кадәр Диананың исемен яклаячакмын. Сиңа мондый эшләр белән шөгыльләнергә киңәш итмим.

Ул ир-ат буларак җавап бирә алмый. Мин судның гаделлегенә ышанам», – дип сөйли зур кайгы кичергән, ятим балаларны күреп күңеле елаган абый кеше.

Диана Сәфәрова балалары турында: «Еламыйча карап булмый. Ничек юатсаң да, әни назы җитми»

Блогер Диана Сәфәрованың үлемендә гаепләнгән кеше яңа адвокат эзли

Әнвәр Нургалиев: «Диананы югалту әти белән әнинең үлеменнән дә авыррак булды»

Читайте на 123ru.net