Новости по-русски

Динә Закирова әнисе хакында: «Яман шеш. Бернәрсә эшләп булмады. 1 айда «янып» бетте»

Динә Закирова әнисе хакында: «Яман шеш. Бернәрсә эшләп булмады. 1 айда «янып» бетте»

«Татарстан – Яңа гасыр» каналында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында Динә һәм Илнур Закировлар гаиләсе кунак булды. Скрипкачы Динә Закирова анда әти-әнисе турында сөйләде.

«Әнигә 54 яшь иде, 2018 елның февралендә китеп барды. Яман шеш. Бернәрсә эшләп булмады Сау-сәламәт кеше 1 ай эчендә «янып» бетте. Чирләгәнен дә абайламыйча калдык, чөнки бу чир сорап тормый. Авырганчы бер тапкыр хастаханәдә ятканы булмады, медкартасы да юк иде хәтта. Шулкадәр сәламәт тормыш рәвеше алып барган кеше иде. Иртән боткалар ашап, физкультуралар ясап яшәде. «Аркаң авырта бит, менә шуны яса», – дип безне өйрәтеп, телефоннан яздырып җибәрә иде. Менә шундый кешенең бу дөньяда булмавын аңлау… Юк, аңламам. Күңел һаман кабул итми.

Без – Казанда, ул Чаллыда яшәгәч, ул өйдә кебек, исән кебек. Ә әти «сезгә киткән кебек» ди. Әтигә килгәндә, әти быел өйләнде, без сөендек. Яхшы кеше туры килде, намаздагы кеше, таныш апа. Эльвира апаның малае әнигә баянга йөргән иде. Безне бик якын итә, энемне дә. Кунакка чакыра, җай килгәндә барабыз. Әти өчен куанабыз.

Җәйдән бирле әти хастаханәдә йөри. Инфаркт булды, яңа аякка басып килә. Эльвира апага рәхмәт, аны карый. тәрбияли. Бүгенге көндә әтигә күпкә яхшы. Хәзерге көндә үзеңне саклап яшәр вакытка җитте инде. Аңа 61 яшь. Үз рәхәтенә, тыныч кына, барасы җиргә барып, тәмле ашап, үзеңне карап яшәргә кирәк. Бу хакта үзенә дә әйтәм. Эшләнгәне эшләнгән. Без аякка баскан.

Әти-әни хыялы турында әйткәндә, әни «консерватория белән скрипка» дисә, әти хыялында «инженерлар – бай кешеләр, КАИ – иң яхшы уку йорты» дия иде. Энем Илшат шунда укыды, Казанда яши», – дип уртаклашты Динә Закирова.

Бу хакта артист «ТНВ» каналы видеосының 14.41 минутында сөйли башлый.

Читайте на 123ru.net