Новости по-русски

Нахакка 37 ел төрмәдә утырган кешегә 14 млн доллар бирәләр

Нахакка 37 ел төрмәдә утырган кешегә 14 млн доллар бирәләр

Америкада ялган гаепләү аркасында 37 ел гомерен төрмәдә уздырган ир-атка 14 млн доллар түлиләр. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Флорида штатының Тампа шәһәре администрациясе 59 яшьлек Роберт Дюбуазга мораль компенсация түли. Ул көчләү һәм үтерү өчен нахакка хөкем ителгән.

Робертны 19 яшьлек Барбараны үтерүдә гаеплиләр. Турыдан-туры дәлилләр юк, мәрхүмә белән таныш түгел – тик Роберт бердәнбер шикләнелүче була. Судмедэкспертлар мәрхүмәнең яңагындагы яраны теш эзләре дип саный. Берничә ир-атның теш эзләре белән чагыштыргач, эксперт «бу тешләр Робертныкы» дип карар чыгара. Шуның нәтиҗәсендә ир-атка башта үлем җәзасы билгелиләр, аннары гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итәләр.

2018 елда активистлар ярдәмендә Робертның эшен яңадан карыйлар. Яңа экспертизалар нәтиҗәсендә Робертның әлеге җинаятькә катнашы булмавы, чын үтерүчеләр 2 кеше булуы, аларның башка җинаятьләр өчен төрмәдә утыруы ачыклана.

Роберт Дюбуазны 2020 елда азат итәләр. Шуннан ул үзе судка бирә. 2024 елның 15 февралендә аңа 14 млн доллар компенсация түләү карарын чыгаралар.

«Ниһаять, минем өчен барысы да тәмамланды. Акча, өй, машина – болар берсе дә мин югалтканны кире кайтара алмый. Ләкин мин вакытны үземне кызгануга сарыф итәргә теләмим», – ди Роберт.

Хәзер ул шәһәр читендәге клубта техник хезмәт күрсәтү буенча директор булып эшли.

Читайте на 123ru.net