Новости по-русски

Алсу-Азат Фазлыевлар гаиләсендә сөенечле вакыйга

Алсу-Азат Фазлыевлар гаиләсендә сөенечле вакыйга

Алсу һәм Азат Фазлыевлар гаиләсендә сөенечле вакыйга – алар икесе дә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнгәннәр. Мактаулы бүләк Азат Фазлыевның Казанда узган беренче концертында тапшырылган.

Азат Фазлыев «Интертат»ка үзенең генә шәхси концертын кую хыялы күптәннән булуы хакында сөйләгән иде. «Казанда концерт бирәчәкмен. Татарстан һәм Башкортстан шәһәрләре буйлап көннәр алдык. Февральдә Чаллыга да киләбез. Бу юнәлештә эшем бара – уңышлы гына җырларым да чыгып тора. Акча эшләү максаты белән түгел, хыялымны чынга ашыру нияте белән куячакмын бу концертларымны, Ходай кушса», – дигән иде җырчы.

Читайте на 123ru.net