Новости по-русски

Сәгыйть Гыйбашев «Әниемнең туган көне» җырын яңарткан

Сәгыйть Гыйбашев «Әниемнең туган көне» җырын яңарткан

Озак вакытлар сәхнәдән югалып торган Сәгыйть Гыйбашев иҗатка әкрен генә яңадан кайтып килә. Соңгы елларда җырчы төрле концертларда күренә башлады, ялгышмасак, берничә җыры да дөнья күрде кебек. Шулай җырчы үзен популяр иткән, күпләр сүзләрен яттан белгән хит – «Әниемнең туган көне» җырын яңарткан.

Социаль челтәрләргә куелган видео янында әлегә комментарийлар юк. Халык ничек кабул итәр.

«Әниемнең туган көне» җырының элекке варианты:

Җырның яңа варианты:

Сәгыйть Гыйбашев быел Әнвәр Нургалиевның Казан концертларында да чыгыш ясады. Ләкин аның хит җырларын Әнвәр Нургалиев үзе башкарды. Бу хакта язган идек:

  • Әнвәр Нургалиев концертына Сәгыйть Гыйбашевны чакырган, тик аның хитларын үзе җырлады

Читайте на 123ru.net